|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2022 Хәвеф-хәтәр
Йортка караклар кергән очракта үз-үзеңне саклау (самооборона) хокукларын киңәйттеләрРоссия Югары суды, әгәр йортка караклар үтеп керсә, үз-үзеңне саклауның рөхсәт ителгән чикләрен киңәйтте. Элек үз-үзеңне саклау талау, кыйнау яки башка көчләү гамәлләре очрагында рөхсәт ителә дип саналды. Хәзер үз-үзеңне саклау торакка хуҗаларның рөхсәтеннән башка законсыз рәвештә үтеп кергәндә мөмкин, әмма көч куллану гамәлләре булмаска тиеш, дип яза Татар-информ.
Үз-үзеңне саклау шулай ук җинаятьче каты көч куллану һәм үтерү белән янаса, шулай ук корбанына корал юнәлткәндә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта судлар үз-үзеңне саклау чикләрен арттыру турында барлыкка килгән шикләрне гаепләнүче файдасына юлларга тиеш, дип карар чыгарган пленум.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|