|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2022 Милләт
Балтачта туган телләрне саклау һәм үстерүдә милли мәгариф, мәдәният, социаль өлкәләрдәге эшчәнлек буенча зональ семинар-киңәшмә узды (ФОТО)Балтачта туган телләрне саклау һәм үстерүдә милли мәгариф, мәдәният һәм социаль өлкәләрдәге эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең зональ семинар-киңәшмәсе узды. Кунаклар, Балтач үзәк мәчетендә булганнан соң, Карадуган, Бөрбаш балалар бакчасы, пансионат, мәктәп эшчәнлеге белән танышты. Пленар утырышта билгеләнгән тема буенча эшлекле сөйләшү узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Комиссия рәисе Марат Әхмәтов Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка –медаль һәм быел беренче саны чыгуга 90 ел тулып килүче "Хезмәт" газетасы коллективына, газетаның баш мөхәррире-җитәкчесе Вакыйф Зәкиевка Комиссиянең Рәхмәт хатларын тапшырды. |
Иң күп укылган
|