поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
30.05.2022 Мәдәният

«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды (ФОТО)

30 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең зур гала-концерты узды.

Татар җәмәгатьчелеген рухландырган әлеге бәйге республикабызда икенче ел үткәрелеп килә. Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү максатыннан оештырылды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесен оештырып, җиңүчеләрен ачыклады.

Конкурста 3557 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынды. Шуларның 40ы җиңүче булды.
«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе дөньяның барлык тарафларына сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты.

Россиянең барлык төбәкләреннән тыш, конкурска эшләрен җибәрүчеләр арасында Италия, Төркия, Казахстан, Әзәрбайҗан, Беларусь татарлары вәкилләре дә булды. Татарстан Республикасының Азнакай, Актаныш, Алабуга, Арча, Саба, Балтач, Биектау, Мөслим, Сарман муниципаль районнары вәкилләре актив катнашуын билгеләп үтәбез. Яшь чикләве куелмау сәбәпле, бәйгедә 2 яшьтән 102 яшькә кадәр ватандашларыбыз катнашып шигырь сөйләве халык тарафыннан татар сәнгатенә булган ихтыяҗны, аның милли әдәбиятыбызны ихлас яратуын тагын бер кат дәлилләде.

Җиңүчеләр

10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында:

Шигърият номинациясендә беренче урынны Иванов Искәндәр, икенче урынны Абдуллина Мәликә, өченче урынны Надыршин Камил алды.

Проза номинациясендә беренче урынны Закиров Эмиль, икенче урынны Хисамова Дилә, өченче урынны Әфризунова Динә алды.

Мәсәл номинациясендә беренче урынны Сибагатуллина Дилә, икенче урынны Мәрданова Раида, өченче урынны Хәбибрахманова Нәргизә, Әскәрова Зилия алды.

11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында:

Шигърият номинациясендә икенче урынны Кыямов Ихтыяр, өченче урынны Хәйдәров Ислам алды.

Проза номинациясендә беренче урынны Галиева Ильвина, икенче урынны Галимуллина Фәридә, өченче урынны Мөхетдинов Әнвәр алды.
Мәсәл номинациясендә икенче урынны Алиева Гөлинә, өченче урынны Хәмзина Мәрьям алды.

18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында:

Шигърият номинациясендә беренче урынны Шәрипова Флюра, икенче урынны Наҗарова Рәфидә, өченче урынны Сибагатова Гүзәл алды.

Проза номинациясендә беренче урынны Шакирова Гүзәл, икенче урынны Хәмәтшина Алинә, өченче урынны Булатова Гөлнара алды.

Мәсәл номинациясендә икенче урынны Салаватова Эльза, өченче урынны Мәхмүтова Гөлшат, Мөхетдинов Рамил алды.

Үз шигырьләрен сөйләүчеләр арасында:

Беренче урынны Батталова Гөлүсә, икенче урынны Ибраһимов Булат, Шәгәрәева Алинә, өченче урынны Бәширова Нурия, Хәмзин Алмаз алды.

Шигъри гаиләләр арасында:

Беренче урынны Мишуриннар династиясе, икенче урынны Нурмөхәммәтовлар гаиләсе, өченче урынны Гаяновлар гаиләсе, Шаһбановлар гаиләсе алды. Кызыксындыру премиясенә Сабуровлар гаиләсе лаек булды.

Профессиональ катнашучылар арасында:

Беренче урынны Әхмәдуллин Ришат, икенче урынны Пискунов Артем, Талипов Эмиль, өченче урынны Хөснетдинов Динар алды.

 

 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»