поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
30.05.2022 Җәмгыять

Булырлар сиңа аңгыра!

Узган җәйнең июль урталары бу. Тын да алмастай бөркү көн. Төшке аш аллары. Боргаланып-сыргаланып аккан, көн саен ишелеп-ишелеп килгән яңгырлы елда аеруча күп сулы Ык елгасы буендагы киң, тигез болында ишле генә сыер көтүе утлап йөри. Эсселектән алар да интегәләр төсле.

Болын өсте сусыл яшел үлән белән тулы булса да бик ялкау, теләми генә чемченәләр. Саескандай аклы-каралы түшле бер бик сөйкемле генә тана үзен баштанаяк сарып алган кигәвеннән тәмам туйды ахры, бер урында әйләнә башлады. Туймассың алардан. Борын-танау тирәләрен тәмам канга батырып талыйлар. Тана, бичаракай, болынның иң тузанлырак җиренә ятып аунап та карады. Юк, кигәвеннәр тагын да котырынып таларга керештеләр. Тана коенып чыгарга булды, ахры, елгага таба атлап китте.
 
Бу явызлардан башкача котылыр чара юк. Ургылып аккан суга җай гына кереп китмәкче иде дә, ярның бик текә җиренә туры килде. Кубарылып ишелгән яр белән бергә бух итеп суга чумды. Суга беренче генә керүе булмаса да, бу юлы нигәдер каушап калды. Каушамассың, бар башың-мөгезләрең белән ургып аккан суга чум да. Шунысы ярады, йөзә белүен белә икән. Шунда ук буш шешә кебек пылт итеп өскә калыкты. Әмма аның нык каушавы йөзләренә чыккан, күзләре шар. Мөгрәве дә шөбһәле. Кемнәндер ярдәм сорарга да ниятли төсле. Кире ярга чыкмакчы. Булдыра алмый. Чөнки Ыкның бик тирән җире. Елга тананы бөтереп кенә алмакчы. Аның чумуын көтеп кенә торган, диярсең. Юк, ярга чыгышлы түгел. Яр бик текә. Елга тананы уртагарак өстерәмәкче. Ул паникада. Мондый хәлдә төпкә батып китүең дә мөмкин. Тана бөтен көче белән ярга чыгарга азаплана. Кызганыч, үтә кызганыч тавыш белән мөгри. Аның шулай бушка азаплануын болында утлап йөргән башка таналар, өлкәнрәк сыерлар да күреп алдылар.
 
Менә әкәмәт, кигәвеннәр белән булышып, ваемсыз утлап йөргән җирләреннән барысы да әлеге яр башына җыйналдылар. Кыен хәлгә калган иптәшләрен тартып кына чыгарган булырлар иде – куллары юк. Алай да беренче эш-гамәлләре итеп, үзләренә генә аңлаешлы ишарәләр, ымнар, мөгрәүләр белән тананы тиз тынычландырдылар.
 
– Каударданма! Кабаланма! Үзеңне кулга ал. Бу турыдан син барыбер чыга алмассың. Әнә бит ничек текә! Син чүт кенә өскә табарак йөз. Анда яр сөзәгрәк. Аякларына басарсың, – дип киңәш иттеләр ахры.
 
Шундый хәтәр-хәвефле чакта сыерларның ничек оешып куюларын әйт әле. Барысы да башларын түбән игәннәр, теләктәшлек белдерәләр, бәлага тарган кавемдәшләренә ашыкмый, кабаланмый гына акыллы киңәшләрен бирәләр. Әле генә хәтәр хәлләргә тарыган да, бер-берләрен бик җиңел аңлый торган үз телләре, үз мөгрәүләре бар икән бу ваемсызларның. Бер-берсенә ярдәмгә дә, без, кешеләрдән ким ташланмыйлар икән. Бу күренешләрне үзем дә исем китеп бу акыллы малкайларга ихтирам һәм ярату хисемне бермә-бер арттырып карап торам.
 
Танабыз, өлкәнрәк агайларының киңәшләрен тыңлап, кыю рәвештә каршы ярга таба йөзеп китте. Тиз арада елганың сайрак, ком утырган җиренә килеп басты. Сөенеч-шатлыгыннан, хәтта бөтен яр буен яңгыратып: “Уфырр!” – дип пошкырып куйды. Аннары бик кыю рәвештә, суны шупыр-шупыр сөзеп, бу як ярга чыкты. Бу юлы инде ул, җиңүче буларак бөтен көченә киереп, мөгрәп җибәрде.
 
Аның янына шунда ук берничә тана килеп бастылар. Башта аны котылуы белән котладылар. Һәрхәлдә әлеге “батырны” төрле яктан чорнап, озын яфраклы колакларын җилпи-җилпи озын итеп вәгазь сөйләделәр. Моннан соң белмәгән җиргә суга кермәскә, саграк булырга киңәш иткәннәрдер инде. Хәтта мин дә күреп торам: үзара әңгәмәләре бик җитди булды бугай. Әйтерсең, кешеләрнеке төсле. Интонацияләр белән сөйләшерлек үз телләре бар. Кайбер балаларыбыз төсле “Р” хәрефен әйтә дә алмыйлар. Ә “М” хәрефен бездән дә оста әйтәләр.
 
Турысын гына әйткәндә, сыерларны без, гадәттә, иң ваемсыз, пошмас, хәтта бераз аңгыра җан ияләренә санап йөртәбез. Булырлар сиңа аңгыра! Кардәшләре берәр бәла-казага тарыганда, әнә ничек тиз арада оешалар. Берләшәләр, уртак карарга киләләр. Шундук конкрет ярдәмне сузалар. Андый чакта барысы бер булып, барлык эшләрен ташлап торалар. Гаҗәпләнү генә түгел, аларның төпле акыл белән эш итүләренә таң калырлык.
 
Әлеге матур тана исә: “Үзем дә каударлы җан инде. Уйламаган, көтмәгән җирдән кара нинди куркыныч хәлгә тарый яздым бит. Чүт кенә батып үлми калдым. Иптәшләрем ярдәм итмәсә Ык төбенә китә идем бит”, – дигән төсле, һаман да бер урында таптанып, байтак кына вакыт уйланып торды әле...
 
Альберт ХӘСӘНОВ. Әлмәт.
 

Альберт ХӘСӘНОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.05.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»