поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
26.05.2022 Язмыш

"Парлыларга кызыгып яшәдем"

Мин гомерем буе парлыларга кызыгып яшәдем. Парлап машинада, парлап урамда йөрүчеләргә, ашмәҗлестә утыручыларга, иңне-иңгә куеп эшләүчеләргә – гомумән парлыларга. Нәрсә генә эшләсәң дә пар кирәк, яр кирәк. Авыл җирендә парлап көтү көтәсең, чират җиткәч, парлап бәрәңге аласың, парлап печән өясең: берең бирә, берең ала. Эшләве җиңел дә, рәхәт тә. Ә мин бу эшләрне гел берүзем эшләдем.

Авыздагы канлы төкрекне дә
 
Күрсәтмәдем якын күршемә.
 
Күмерләргә әйләнсә дә йөрәк,
 
Сөйләп булмый барын кешегә,
 
– дип язган шагыйрь.
 
Әйе, сөйләп ни мәгънә? Кем кемне кызгана, кем кемгә кирәк? Яши-яши кеше парын да югалта, менә шул чакта ялгызларның хәлен аңлый.
 
Ире кинәт үлеп киткән бер ханым югалтуны бик авыр кичерде, ялгыз яшәүнең ачысын бик тиз татыды. “Йорт түбәсен кар басты, күрше ирен чакырдым, ә үзем хатыны ни әйтер дип ярты нервымны бетердем”, – диде ул. Шулай шул, авылда ир-ат кулы гел кирәк: мал суярга да, бакча сукаларга, каралты-кура төзәтергә дә... Андый чакта ничарадан бичара булып, күрше ирен чакырасың, ул эшләгәндә хатыны биш-алты тапкыр кереп чыга. Шул чакта гарьлегеңнән үләр дәрәҗәгә җитәсең...
 
Пенсионер ире үлеп киткәч бер ханым акча җитми, түләүләр бигрәк күп килә дип зарланды. Ә без, ялгызлар, гомер буе бер хезмәт хакына яшәдек, юрганга карап аякны суздык.
 
Төрле сәбәп белән ялгыз калучылар бар. Бер хатын болай дигән иде: “Ирсез, баласыз хатынны бер дә санламыйлар, әнә, 86 яшькә җиткән Сәлимә апа кебекләрнең ярларын каһәр төшкән сугыш урлады. Сәлимә апа гомере буе ялгызлыкның ачы хәсрәтен татыды, ат кебек җигелеп эшләде, рәхәт күрмәде”.
 
Ялгызлар турында гайбәт тә күп була, андыйларның нәсел-нәсәбенә кадәр тикшерәләр. Нәселем бик әйбәт, анысына сөенеп бетә алмыйм. Әтием Шәрип белән әнием Сара үрнәк гаилә булып, 61 ел парлап гомер иттеләр һәм фани дөньядан бер-бер артлы китеп бардылар. Әнием әтиемне бик хөрмәтләп яшәде. Әти эшкә ат белән йөри (урман каравылчысы булып эшләде), әни аны капканы ачып озатып кала, шулай ук капка ачып каршы ала иде. Бергә утырып ашадылар, без, балаларының җыелышларына да һәрвакыт бергә йөрделәр. Әнием тәмле теле белән әтигә гомере буе “әтисе” дип дәште. Әти каты эшләде, тиз кызучан иде. Әнием аны гел “Шәрипкәем” дип тынычландыра иде.
 
“Гомерем буе көттем бу сөюне”, – дип җырлый Хәния Фәрхи. Ярый ла сөю килсә. Ә көтеп-көтеп тә сөю күрмәгәннәр күпме? Халыкта “унга бар, уңганчы бар” дигән әйтем яши. Хаклык бар ул сүзләрдә. Кайбер кешеләр бик кыю булалар һәм тиң ярларын эзләп табып, бәхеткә ирешәләр.
 
Профком рәисе буларак, миңа күп сорауларны чишәргә туры килде: тормыш, гаилә, бәхетле парлар... Аларны туган көннәре белән тәбрикләү, бүләкләү. Мин гомерем буе чәчәк үстердем, аларны бүләк итәргә яраттым. “Дөньяны аңлаганда ул бик матур, үзеңнең якты дөньяга килгәнеңә сөенеп, яшәргә дә яшәргә кирәк, шул чакта кеше сине мескен димәс, мескен булырга язмасын”, – дия иде мәрхүмә әнием. Кеше йә яшьлегендә рәхәт күрә, яки картлыгында. Шуның өчен өмет белән яшәргә кирәк. Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Ә бәхет ачкычы күбесенчә үз кулыбызда. Яши белеп яшәргә, авырлыкны көлеп үткәреп җибәрергә кирәк. “Бернигә дә карамыйча, гомер йомгагын сүтәм, мин үзем чиксез бәхетле, бәхетлеме син, иркәм?” – дип җырлый Әлфинә Әзһәмова. Барыгызга да бәхет телим, парлыларга да, ялгызларга да.
 
Фаягөл ӘХМӘТШИНА.
Әгерҗе районы, Кадыбаш авылы
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.05.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»