поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
24.05.2022 Шоу-бизнес

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Мине үлгән дип уйлаганнар"

Татар эстрадасының популяр артисты Ришат Фазлыйәхмәтов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Эльмира – үз кешем. Бер-беребезне яратабыз, ышанабыз. Аңа минем үткән тормышым кызык түгел. Аның өчен хәзергесе мөһим", - ди Ришат.

– Эльмира белән ничек кавыштыгыз?
 
– Безнең авылда таныштык. Ә аңа кадәр без уртак дустыбыз чакыруы буенча ифтарга баргач күрешкән идек. Эльмирага минем гаиләле булуымны әйткәннәр, тик ул вакытта аерылган идем инде. Шуннан соң Эльмира әнисе белән бер концертта мине күргәч: “Эх, әни, шушы егеткә кияүгә чыксам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде”, – дигән. Бу хәлләрдән соң Эльмира апасы белән безнең авылга кунакка кайтты. “Гаиләң кая синең?” – дип сорады. “Балам бар, хатын белән аерылдым”, – дидем. Шулай итеп, Эльмира кунакка кайткан җиреннән миндә калды. Бер ел очрашып йөрдек тә, никах укыттык.
 
– Улыңа ничә яшь хәзер?
 
– Улым Искәндәргә 7 яшь. Рус, татар, инглиз телләрендә сөйләшә. Җырлау сәләте дә бар. Ничек кенә булса да, бернигә дә үкенмим. Нәсел дәвамчым –улым үсеп килә, Аллаһка шөкер. Эльмира табып бирсә, тагын бер дәвамчым булачак. Кыз бала тууын да телим. Кызым булса, һичшиксез, әти кызы булачак.
 
– Эльмира белән танышкач, син үзгәрдең...
 
– Яңа сулышым ачылды. Спорт белән шөгыльләнә башладым. Хәмер эчмәгәнемә өч ел була. Образым өстендә тулысынча Эльмира шөгыльләнә. Хәтта “прическам” да яңа хәзер.  Образларым башта үземә ошамый иде, сәер кебек тоелды. Халык яратып кабул иткәч, шәп, дигәч, күңелемә май булып ятты. Эльмираның холкы бик көчле. Сүзен турыдан бәреп әйтә. Ул – ут, мин – су. Бик актив, өлгер кеше ул. Гаиләдә мин баш булсам, Эльмира – идарә итүче. Өйдә барлык эшләрне алып бара. Ашарга пешерә, киемнәремне юа, үтүкли. Әти-әнисе дә мине яратып кабул итте. “Теща” җырларымны яратып тыңлый. Бу никахым гомерлеккә булсын иде. Эльмира – үз кешем. Бер-беребезне яратабыз, ышанабыз. Аңа минем үткән тормышым кызык түгел. Аның өчен хәзергесе мөһим.

– Ни өчен аңа “тәтишка” дип эндәшәсең?
 
– Бервакыт ул миңа: “Җимешка”, – диде дә, мин аңа: “Алайса син тәтишка булырсың”, – дидем. “Нигә тәтишка?”  – ди. “Тәти кыз булганга”, –  дим. Үзенә дә бик ошады. Хәзер инде аңа барысы да “тәтишка” дип эндәшә. Исемен белмиләр дә.
 
– Аерылган хатынга өйләнер идеңме?
 
– Юк! Арбалы хатын кирәкми миңа, дип әйткән сүзем бар.
 
– Күптән түгел бик нык авырып алдың. Ни булды?
 
– 33 яшьлек туган көн уңаеннан узган концерттан соң бик нык чирләдем. “Ашыгыч ярдәм” белән хастаханәгә алып киттеләр. Система куйдылар, уколлар ясадылар. Ни булганын әле дә белмим. Коронавирус түгел, тестлар тискәре нәтиҗә бирде. Бәлки күз тигәндер...
 
– Маңгаеңдагы яра элек юк иде кебек...
 
– Берничә ел элек коточкыч юл һәлакәтенә эләктем. Рульдә үзем түгел идем. Башыма бик зур зыян килде. Мине үлгән дип уйлаганнар. Узып баручы машина туктап, мине хастаханәгә алып киткән. Маңгайны җиде җирдән тектеләр. Бу яра шуннан калды.
 
– Быелгы концертларыңда берникадәр алып баручы ролен дә башкарасың. Төрле вакыйгалар турында сөйлисең...
 
– Сәхнәдә сөйләргә әлегә тел байлыгы да, зирәклек тә җитми. Әмма бөтен сөйләгән сүзләр – булган хәлләр, барысы да тормыштан алынган. Көздән бирле Татарстан район-авылларын йөреп чыктык. Төркемдә барлыгы 13 кеше. Үз авылымда өч көн буе концерт куйдым. Хәзер күп артистлар авылларны онытты. Әмма авыл шәһәрне ашата, авыл халкы гомере буе эшли. Аларның да күңелен күрергә кирәк. Хәзер күп кенә авылларда клублар яңартылган, килеп керүгә якты һәм пөхтә.
 
– Эстрадада дусларың бармы?
 
– Юк, чөнки артистларның күбесе икейөзле. Бүген синең белән бертөрле, иртәгә башка кеше янына барып, икенче төрле сөйләшергә мөмкиннәр. Сәхнә артында коллегалар арасында уен-көлке белән сөйләшергә тырышам.
 
– Ир-атлар еламый, диләр...
 
– Күңел тулган чаклар була. Мин – эмоциональ кеше. Җыр яки шигырь тыңлаганда, спектакль яки кино караганда күзгә яшь килергә мөмкин.
 
– Ришат, бу тормышта нинди хыялың бар?
 
– Сау-сәламәт булырга язсын, тагын балаларым тууын телим. Йорт салып, вертолет алсам – шул җитә.

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.05.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»