поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
23.05.2022 Язмыш

Яман чир турында оныткан Камилә: «Яшәүнең кадерен белегез»

Кайчандыр ул бала гына иде әле. «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган хәйрия концертының икенчесе аңа ярдәм итү ниятеннән үткәрелде. Казанның үзәгендә татар эстрадасы җырчыларын җыеп, 4 сәгатьлек концерт оештырдык. Ул чакта 14 яшьлек Камилә Гыйбадуллинага операция ясау өчен 250 мең сум акча җыелды.

Камилә белән әле дә элемтәдә торабыз. Тормышында үзгәрешләр күп булган. Бу көннәрдә Казанга кунакка гына кайткан.
 
– Авыру мине бөтенләй үзгәртте. Табиблар синдә яман чир дигәч тә, мин аны җиңәм, дип яшәдем. Ул чакта әнием дә үҗәтлегемә шакката иде, – дип сөйли ул. – Дөрес, авыру минем балачагымны урлады. Миңа бик тиз үсәргә туры килде. Хастаханәдә ятканда, гомере өзелгән кешеләрне көн саен күрдем. Дусларым да китеп барды. Авыр булды, әмма мин яшисемә ышандым.
 
Камилә Мәскәүнең бер университетына укырга керде. Химия терапиясе, нурланыш алганнан соң да, бик озак табибларга йөрде әле ул. Авыру аны тормышка башкача карарга өйрәтте.
 
– Мин һәр көннән ямь табып яшим. Мәскәүдә укый башлагач, Ливаннан килгән гарәп егете белән дуслаштык. Бер елдан соң миңа кабат хастаханәгә ятарга туры килде. Яман шеш булган урынның тиресе нурланыш алып юкарып тишелде. Шуңа операция кирәк булды. Авыр чагымда дус егетем белән тагын да якынайдык. Аннары инде мин аның үз кешем икәнен аңладым, – ди Камилә.
 
Яшьләр эшне озакка сузмаган. Камилә кияүгә чыккан. Хәзер алар ире белән Ливанда яшиләр.
 
– Әлегә иремнең әти-әниләре белән бергә көн күрәбез. Әмма Россиягә кайту теләгебез бик зур. Аларда бит хәлләр мактанырлык түгел. Тормыш авыр, – ди Камилә. – Ирем белән никах укыттык. Җәйгә әниемне чакырып, иремнең туганнары белән таныштырып, кечкенә генә бәйрәм ясыйсы килә. Аннан соң, Татарстанга кайтып, минем якыннарымны җыеп утыру теләге бар.
 
Камиләдән, гарәп килене булу ошыймы, дип тә сораштык. Ул зарланмый. Ире белән икесенең дә уй-фикерләре уртак икән. Хәтта бергәләп дөрес итеп тукланалар да.
 
– Өйдә инглиз телендә сөйләшәбез. Ирем русча да аңлый. Мин татарча белгәч, гарәпчәгә дә өйрәндем. Уртак сүзләребез күп икән, – ди Камилә. – Язмышыма үпкәләмим. Авырлыклар аша мине яшәргә өйрәтте. Яман чир хакында уйлаганым юк. Табиблар да кистереп, башка кабатланмас, дими. Әмма гел яхшыга ышанам. Хәзерге көнемә рәхмәтлемен. Вак-төяк авырулар була инде ул. Иң мөһиме – минем балачагымны урлап, күз яшьләре түктерә торганы башка булмасын!
 
Камилә әнисе хакында яратып сөйли. Яратмаслык та түгел шул Илмираны! Камилә авырганнан соң, әтиләре ташлап киткән иде аларны. Ике ел элек Альберт абый якты дөнья белән хушлашкан. Илмира ханым исә, кызы савыккач, яман чир белән авыручы сабыйлар бүлегендә эшли башлаган.
 
– Әнием тәүлек буе эштә. Бик арый. Яман чиргә каршы көрәшүче сабыйларны күрү йөрәккә дә җиңел түгел. Әмма әнием кешеләргә ярдәм иткәненә сөенеп, эшен бик якын итә, – ди Камилә.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»