|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2022 Җәмгыять
Укытучы балага: "Тезләнеп гафу үтен!"
Санкт-Петербург шәһәре мәктәпләренең берсендә педагог укучыдан аңардан тезләнеп гафу үтенүен таләп иткән. Моны тасвирлаучы видеоны NEWS.ru Telegram-каналы бастырып чыгарган. “Син – тезлән! Минем алдымда тезлән! Тезлән!” – ди әмер биргән тавыш белән укытучы ниндидер элекке кылыгы өчен гафу үтенеп маташкан укучыга.
Соңрак “360” каналы укытучының бу вакыйгада үзен гаепле тоймавын хәбәр итте.
Укытучы ханым сүзләренчә, укучы аны башкалар алдында мыскыл иткән. Низаглы хәл еллык билгеләр чыгарганда туган. Укучы аңа билгене гаделсез түбәнәйткәннәр дигән фикердә. Педагог үзе исә үсмернең тәртибенә карата реакциясен дөрес дип саный.
“Мин үземне нәрсәдә булса гаепле дип санамыйм. Һәр сүзем астында кул куям. Мине барысы алдында түбәнсеттеләр. (...) Бу шундый тәрбияви момент. Әгәр аңа әти-әнисе хатын-кызларны кимсетергә ярамаганлыгын аңлатмады икән... Кешене кимсетергә ярамый, хатын-кызны – аеруча. Укытучыны мыскыл итәргә ярамаганлыгын әйтеп торасы да юк...”– дип аңлата 40 еллык хезмәт стажына ия педагог үзенең сүзләрен.
Ул үсмер егетнең чынында отличник түгел, җитмәсә тупас һәм әрсез булуын да өсти.
Җәнҗалдан соң укытучы үзе теләп эштән китүе турында гариза язган.
Чыганак: lenta.ru
Фото: скриншот
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|