поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
18.05.2022 Милләт

Камил Ногаев: “Татар телен саклау буенча эшне Казанда алып бару, башка район-шәһәрләргә караганда, катлаулырак”

Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә!» проектларының йомгаклау чарасы үтте. Проектлар Казан Мэриясе тарафыннан 2022нче елның февраль-май айларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Казанның 40 мәктәбендә 32 остаз 700гә якын укучыны татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәтте.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

«Шундый матур, зур проектны башкарып чыгуыгыз өчен зур рәхмәт. Татар телен саклау буенча эшне Казанда алып бару, башка район-шәһәрләргә караганда, катлаулырак. Шуңа күрә барыбыз да телне саклауда һәм үстерүдә кулыннан килгәнчә тырышырга тиеш», – диде Камил Ногаев.

Чарада шушы 20 дәрес эчендә өйрәтелгән эш нәтиҗәләре күрсәтелде. Бер сәхнәдә ике сәнгать төре: хореография һәм нәфис сүз очрашты. Укучылар татар биюләрен, вальс башкарды, татар язучылары, шагыйрьләре әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды, театтральләштерелгән тамаша күрсәтте.

«Идеяләреңнең тормышка ашуын күрү – зур бәхет. Былтыр май аенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын Казанның парк һәм скверларында башлап җибәргән идек, хәзер ул мәктәпләргә дә үтеп керде. Бүгенге чара – бары тик 20 дәреснең нәтиҗәсе. Киләчәктә аны тагын да масштаблырак, фестиваль итеп дәвам итү мөһим. Проектларның кирәкле эш икәнен һәркем аңлагандыр. Чөнки без хәрәкәтләрне генә түгел, алар аша сөйләм теленә дә өйрәтәбез», – диде Гүзәл Сәгыйтова.



«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә!» проектлары остазларына Казан шәһәре Башкарма комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләрен профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар татар телендә уздырды.

«Укучылар белән бөтен көчебезне, җан җылысын биреп эшләдек. Төркемемдә рус балалары күбрәк иде, аларга татар хәрәкәтләрен тәрҗемә итеп аңлаттым. Хәтта алар да «Киләсе елга да татар биюе дәресләре булачакмы?», – дип сорый. Проектның гомере озын булсын иде», – ди Татарстанның атказанган артисты, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты остазы Алгиз Фәйзуллин.

«Сөйлә!» проектында сөйләм осталыгы буенча мастер-классларны театр артистлары һәм телевидение алып баручылары татар телендә үткәрде.

«Мәктәпләргә сәнгать белгечләре, актерларны җәлеп итү кирәк дигән уем бар иде. Бу проект минем уйларымны тормышка ашырды. Балалар өчен бик кирәкле дәресләр булды: без бер дә сәхнәгә чыгып карамаган балаларны кузгаттык. Шушы «десант» киләчәктә тагын да күбрәк мәктәпләргә җибәрелсә иде. Чөнки укучыларга гадәттә мәктәпләрдә үзләренә генә шөгыльләнергә туры килә», – диде Татарстанның халык артисты, «Сөйлә!» проекты остазы Зөлфия Вәлиева.

Проектларда катнашкан мәктәпләргә, һәр укучыга Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.



«Казан Мэриясе шушындый проект оештыруы белән без бик бәхетле. Чөнки укучылар чын сәнгатьнең асылына төшенде», – диде Казан шәһәре Совет районының 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова.

Казан Башкарма комитететының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге мәгълүматларына караганда,  «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәй айларында Казанның паркларында һәм скверларында дәвам итәчәк. Әлеге мастер-классларда теләгән һәр кеше бушлай катнаша ала. Аның беренчесе 26нчы май көнне Кабан күле яр буенда үтәчәк.

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»