поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
12.05.2022 Язмыш

Канлы 11 май. 8 сыйныф җитәкчесенең ире: “Хатыным ул хакта көн дә уйлый”

175 мәктәптә дүрт ел буе татар теле һәм әдәбияты укыткан Диләрә Галиуллина фаҗигадә зыян күргән 8 А сыйныфы җитәкчесе була. Ул вакытта Диләрә үз сыйныфына татар теле укыта.

Ул 1997 елдан бирле балалар укыта. Башта Казанның Вахитов районында урнашкан 98 гимназиядә белем бирә. Соңрак 175 нче гимназиягә күчә.
 
Диләренең хәлен иреннән белештек.
 
– 180 нче гимназия ачылгач, без улыбызны өй янына күчердек. Хатыныма да «Күчәсеңме әллә?» дип әйтеп карадым. Тик ул укучыларымны яратам, алар бик әйбәт, ташлап китә алмыйм диде. Күрәчәге булгандыр инде, – ди ире Азат. – Һөҗүм итүче Диләрәнең ике кулына аткан, аларга зур зыян килгән иде. Аеруча уң кулының бер сөяге юк, беләкләре тетелеп беткән иде. Хатыным күп операцияләр кичерде. Тик әле һаман тернәкләнү кирәк. Өйдә генә тора. Кулына тотып ашый-эчә генә ала. Калганына ярдәм итәбез.
 
Диләрә Галиуллина – Саба районының Олы Кибәче авылы кызы. Ире Азат Теләченеке. Кызларына -18, улларына – 13 яшь. Диләргә 22 майда 44 яше тулачак.
 
– Хатыным бик гадел кеше. Ярдәмчел, гел башкаларга булышып яшәде. Бер ел элек булган фаҗиганы уйламаган көне юк аның. Сыйныфындагы һәр баласы өчен йөрәге өзелә, – ди Азат. – Бүген аңа аеруча авыр. Йөрәгендәге яралар тагын кузгалды инде. Куллары савыгып бетмәү дә бу фаҗигане искә төшереп тора бит! Хәер, ул хәлләрне оныту мөмкин дә булмаячак!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»