поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
11.05.2022 Язмыш

Кислород аппараты ярдәмендә сулаучы Мария Шаронова: Бик арыдым

Теләче районының Үзәк авылында гомер итүче 35 яшьлек Мария Шаронова инде берничә ел кислород аппараты ярдәмендә сулый. 2014 елда аңа башка кешенең үпкәләрен күчереп утырмакчы булганнар, тик дәвалаучы табибы бу уйдан кире кайтара. Хәзер Мария һәр туган көнгә шөкер итеп яшәп ята.

– 17 яшемдә укырга керү өчен медицина тикшеренүе узганда, үпкәмдә тап күреп алдылар. Шуннан соң кат-кат тикшерделәр. Башта туберкулез дигәннәр иде. Аннары онкология хастаханәсенә җибәрделәр. Тик төгәл диагноз куючы булмады. Ахыр чиктә, туберкулез дигән фикергә килеп, шул чирдән дәваладылар. Күп итеп дарулар да эчтем, санаторийларга да йөрдем, – дип искә ала Мария.
 
Баштарак авыру үзен бик белгертми. 2010 елда кияүгә чыгып, бала алып кайтканнан соң, тыны кысыла башлый. Башта ул моны көннең эсселегенә бәйли. Тик хәлсезлек, һава җитмәү еш кабатлана. Мария тагын хастаханә юлын таптый башлый.
 
– Ул вакытта энем дә үлде. Бик каты борчылдым. Әллә стресс ярамады инде, бөтенләй начарайдым. Казан табиблары мине Мәскәүгә җибәрде. Киткәндә, дәвалаучы табибым: «Синдә фиброз, ахры», – дигән иде. Тикшерелә торгач, диагноз расланды. Әле шуңа өстәп, тузанга, күгәреккә аллергия, диделәр. Үпкә күчереп утырмасаң, озак яшәмәячәксең, дип кайтарып җибәрделәр. Алты айдан соң, барысын да яхшылап уйлап, операциягә килергә куштылар. Мин инде бармакчы да идем. Тик Казандагы табибым: «Чит кеше үпкәләре белән озак яши алмыйсың син», – дип туктатып калды, – ди Мария. – Хәзер аңа рәхмәт укыйм. Шөкер, авырлык белән булса да, яшим бит әле мин!
 
Чынлап та, Мария һәркөнне яшәр өчен тырыша. Иртән торгач, үпкәләре тиз генә эшләп китми икән. Ул бик тә тилмерә, көчле өянәкләре була. Уңайланып киткәнче, шактый түзеп тора. Әле ярый, янында ире бар. Мария үзе генә түгел, авылдашлары да Игорьга рәхмәт укый. Әле шушы көннәрдә генә редакциягә бер ир-ат шалтыратты. «Сез газетага төрле язмышлы кешеләрне язасыз, менә безнең авылда яшәүче Шароновларны да кешегә күрсәтергә кирәк. Хатыны түгел, балалары авырса да, ир ташлап кача. Ә Мариянең ире шулкадәр кадерләп, саклап яшәтә. Бик күпләргә үрнәк», – диде ул абзый.
 
Без Мария белән ире хакында да сөйләштек.  Аның турында сүз башлагач, ул еларга ук тотынды.
 
– Безнең улыбыз бар. Владикка тиздән 12 яшь тула. Нинди генә авырлык күрсәк тә, гаиләбез нык, бер-беребезгә хөрмәт зур, – ди Мария. – Мин бит инде гомерем буе хастаханә юлын таптыйм. Ирем авыру икәнемне аңлый. Ничек тә күңелемне күрергә тырыша. Авырсам, тизрәк табиб чакыра. Мине карар өчен эшен дә ташлады. Башкача булмый, ялгыз гына тора алмыйм. Елга бер тапкыр үпкәм шартлый. Узган ел да кабатланды. Улым белән ирем телевизор карый, мин кичке аш әзерли идем. Егылганмын да киткәнмен. Ирем тизрәк Теләче хастаханәсенә алып киткән.  Районга Казан табибы килеп, миңа операция ясаган. Аннары безне Казанга алып киттеләр. Шул вакытта ирем мине бер минутка да ташламады. Казаннан кайтып киткәндә, бүлек мөдире палатага кереп озатып калды. Иремнең аркасыннан сөйде. «Син көчле ир-ат икәнсең, хатыныңны сакла», – диде. Аллага шөкер, ирем бер зарланмый.
 
Мария өйдәге эшләрне эшләргә тырышса да,  аңа кеше ярдәме кирәк. Янында йә улы, йә ире икән. Ире эшләмәгәч, маллар асрый башлаганнар. Әмма аларга да акча күп кирәк. Азыгын алу кыйммәткә төшә, диләр. Мариянең пенсиясе генә җитми. Җитмәсә, кислород аппаратын гел алыштырып торырга кирәк. Дарулар да күп эчә.
 
– Миндә өч төрле аппарат бар. Йоклаганда бер төрлесен куям. Урамга чыкканда көчлерәге кирәк. Утырып торганда өченчесен куябыз. Элек мин, кешеләрдән оялып, өйдә генә утырдым. Дүрт стена туйдырды. Бик арыдым. Хәзер инде яшәп калырга тырышам. Ирем кая гына йөртми.  Аппаратны кешегә күрсәтмичә, яшереп кенә куеп, клубка да чыгабыз, урманга да барабыз, кунакка да йөрибез, – ди Мария. – Яратуны кочаклашу- үбешү дип уйлаучылар да бар. Әмма мин чын яратуның ни икәнен беләм. Ирем мисалында әйтер идем. Аның миңа булган мөнәсәбәте, кайгыртуы, мине яшәтергә тырышуы ул ярату! Әнисе баласын кадерләгән кебек мине карый. Кайчак иң тәмле ризыгын үзен ашамыйча миңа бирә. Миндәй авыру белән яшәү җиңел түгел. Түземлек, сабырлык та кирәк.
 
Мария минем белән дә көчкә генә сөйләште. Тыны кысла. Җитмәсә, күңеле тулып елап та ала. Хәленең кыен икәнен яшерми. Аны яшәтер өчен, кислород аппараты кирәк. Үзенекеләр инде искергән. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә өметләнә.
 
Мария Шароновага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 89872895670 телефон номеры Саклык банкы картасына бәйләнгән.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»