|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2022 Милләт
Республикакүләм «Килен-кайнана» бәйгесе игълан ителде (ШАРТЛАРЫ)Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Сөембикә» журналы «Килен-кайнана» бәйгесен игълан итте. Кайнана белән килен дуслыгы – татар гаиләсенең абруен күтәрә, традицияләрен саклый, үрнәк буын тәрбияли. Оештыручылар дус-тату тормышыгызның серләре белән уртаклашкан язмаларыгызны, икенче әниегез турындагы хатирәләрегезне көтеп кала. Алар "Сөембикә" журналында һәм сайтында дөнья күрәчәк. Язмалар 2022 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә – данлыклы Оренбург шәле! Әлеге бәйге турында тулырак әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: http://syuyumbike.ru/news/beigeler/tatar-gailse-kilen-kaynana-respublika-bygesene-nigezlmse |
Иң күп укылган
|