поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
27.04.2022 Язмыш

"Ул хатын бик чибәр микән дип күрергә генә бардым, миннән дә ямьсез икән"

Безнең апа белән җизни яшьтән үк яратышып йөргәннәр иде. Җизни 3 ел армиядә хезмәт итеп кайтты да, Әлмәт шәһәрендә бораулаучы һөнәренә укып чыгып, буровойда бораулаучы ярдәмчесе булып эшли башлады.

Апабыз төзелештә буяучы булып эшли иде. Ярты еллап вакыт үткәч, өйләнештеләр. Эшли торгач җизнине бораулачы итеп куйдылар. Иптәшләре дә бик тырыш, тәртиплеләр иде, эшләре бик шәп барды, гел алдынгы булдылар. Югарыдан мактау грамоталары бирделәр. Соңрак иптәшләренә медальләр, җизнигә орден бир­де­ләр. Гел ачык һавада, салкында сакланмыйча эшләгәнгәдер инде, җизнинең биле авырта башлады. Ел саен санаторийга барды. “Бә­кер”дә булып кайткач файдасын күрдем диде һәм шунда күп тапкырлар барды.

Бер елны җәй көне үзебезнең Әлмәттәге “Ромашкино”га барырга уйлаган, аңа ул чакта 50 яшь тулып килә иде инде. Ул китеп бер атна үткәч, апа җизнинең киемнәрен икенче җиргә күчергәндә, кими торган пәлтәсе кесәсеннән 10 хат тапкан. Сабадан бер хатын язган. Хат почтага килә дә, җизни барып ала икән. Соңрак ул хатларны апа миңа бирде. “Нигә укыгач та ертып ташламады икән?” — дип уйладым башта, әмма укый башлагач аңладым, аларны ертырга кул барырлык түгел икән шул: шундый ягымлы сүзләр белән оста итеп язылганнар. Бу хатын җизнине ничек яратуы турында әйбәт кенә ши­гырь дә язган әле. Җаныңны эретерлек андый сүзләрне җизнинең гомердә ишеткәне булмагандыр. Апа эшне озакка сузмаган, малайларының “Запорожец” машинасы бар иде, икенче көнне эштән соң җизнине алып та кайтканнар. “Ромашкино” шифаханәсе Әлмәттән ерак түгел. Ападан: “Анда барып, кычкырышып адәм көлдердегезме?”, — дип сорагач, ул болай дип җавап бирде: “Мин тавышланыр өчен бармадым, ул хатын бик чибәр микән дип күрергә генә бардым, миннән дә ямьсез икән. Анда барганчы башта таныш шәфкать туташыннан тынычландыра торган укол кадаттым”.

Ярты айлап вакыт үткәч, апаларга кунаклар килде. Җизнинең сеңлесе Үзбәкстаннан ире белән кайтты. Гадәт буенча болар бөтен туганнарны да ашка чакырдылар. Безнең яктан бишәү идек. Мин җизнине күзәтәм: аның кәефе шәптән түгел, йөзенә чыккан. Болар җыелдылар, хәзер мине чиратлап шелтәләргә тотынырлар дип уйлый торгандыр инде. Без барыбыз да бик тыныч булгач, кәефе күтәрелеп, йөзе балкып китте. Аның бу ялгышы турында беребез дә, бер сүз дә әйтмәдек. Ул безне белмәгәннәр дип уйлагандыр инде үзенчә.
 
Шул вакыйгалардан соң биш-алты ай үткәч, хатын миңа: “Апага әйт әле, ул турыда җизнигә гел әйтеп торып нервасын бозмасын, җизнинең эше куркыныч бит, төнлә дә эшлиләр, әллә ниләр булуы бар”, — диде. Мин апага бу турыда әйткәч: “Бер тузынганнан соң ул турыда бер сүз дә әйткәнем юк, оныттык без аны”, — диде. Җизни кебек тәртипле, тырыш кешеләр сирәктер. Кайбер замандашлары аракы колына әйләнде, ә ул мәҗлесләрдә дә чамасын белеп кенә авыз итә иде. Алар әлеге хәлдән соң да элеккечә бик тату яшәделәр. Җизни 83 яшьтә, апабыз 86 яшендә бакыйлыкка күчте. Урыннары оҗмахта булсын!
 
Әзһәр ЗӘЙНИ. Әлмәт
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.04.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»