поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
23.04.2022 Язмыш

"Миңа балагыз булмаячак, диделәр" - Зифа Кадыйрованың яңа китабыннан өзек

Шәһәребездә яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» (16+) китабы ниһаять укучыларга килеп җитте. Мин аны сатып алып, бер тәүлек эчендә укып та чыктым. «Урланган яшьлек» һәм «Кем каргады?» повестьләрен берләштергән китап гадәттәгечә гади итеп язылган.

Геройлары да халык арасыннан чыккан, катлаулы тормыш юлы үткән кешеләр. Автор аларның тормышы аша хыянәт, кешегә начарлык кылу үзеңә әйләнеп кайтуын укучыларына җиткереп, нәтиҗә ясап, дөрес яшәргә өнди сымак. «Китап геройлары янәшәбездә бит: кемдер үзендә көч табып, мал-мөлкәтен, байлыгын калдырып, бәхетсез тормышыннан иреккә чыгып китеп,  тормышын яңадан башлап бәхетле була. Икенчеләре исә гомере буе кыйналып, үлгәнче ирле булып яши», – диде Зифа ханым яңа китабының геройлары турында.
 
«Урланган яшьлек»нең герое Зөһрә үзенең һәр адымыннан көнләшеп, җанына тигән иреннән китеп бара. Аны иренең бер туганнары бала таба алмауда, кысырлыкта гаеплиләр. Әмма гаеп аңарда түгел, ире Кәримдә була.
 
Очраклы рәвештә чын мәхәббәтен очратканнан соң, Зөһрә табибка барырыга мәҗбүр була. Әсәрдән өзек.
 
«Берничә табиб караганнан соң аңа:
 
– Сез озакламый ана булачаксыз, – ди. Зөһрә, аптырап, ни әйтергә белмичә, креслода утыра бирде, тагын башы әйләнеп китте.
 
– Хәнифә  Хәлиловна, бу аның беренче балага узуы. – Табиб, бүлмәдән чыгарга җыенган җиреннән туктап:
 
– Ә сезгә ничә яшь? Нишләп, моңа чаклы бала тапмадыгыз?
 
– Миңа балагыз булмаячак, диделәр. Мин хәзер дә моңа ышана алмыйм. 30 яшьтән соң өметләнмәдем дә...
 
– Матурым, сезнең бар җирегез дә сау-сәламәт, сез әллә кайчан балалы булырга тиеш идегез»
 
Иреннән китеп туган нигезендә яши башлагач, Зөһрә гомерендә дә күрмәгән әнисе белән очраша. Әнисе аңа улын тудырырга булыша...
 
Мавыктырыгыч сюжетлы повестьтан укып бетермичә аерылып булмый. Икенче әсәренең герое турындагы соравыма Зифа ханым:
 
– «Кем каргады?» повестының герое авылдашым, тракторчы Ольга апа. Бер елны авылга кайтканымны ишетеп, үзенә чакыртып алды да: «Туганым, яз әле минем язмышны», – диеп каршысына утыртты. Караватта авыру кызы ята иде. Ул торып, әнисе артына килеп басты да әнисенең һәр сүзен кабатлап барды. Иртәдән кичкә кадәр сөйләшеп утырдык. Без башка очрашмадык, ике айдан Ольга апа бу дөньядан китеп тә барды. Аның кызын гомерлеккә психик авырулар йортына озаттылар. Мин Ольга апаның әманәтен үтәдем.
 
Күпме дәрәҗәдә без үз авылдашларыбызны беләбез? Повестьтәге герой 1959 елның 16 сентябрендә вәхшиләрчә үтерелгән Кәли карт та – берничә китап язарлык, аерым тарих. Хатипҗан белән Аксинияның Братски шәһәрендә ике улы, бер кызы яши. Алар башка тарих...» – дип җавап бирде.
 
Китаптагы ике повесть геройларын да урланган яшьлек, хыянәт һәм нәфрәт, туган нигезгә тартылу хисләре берләштерә. Адәм баласы өчен иң изге хисләр турындагы әле китап укучылар тарафыннан яратып укылачак. Моңа минем иманым камил. Яңа китап китапханәләрдә, китап кибетләрендә әлегә бар. Ул киштәләрдә озак тормас дип уйлыйм. Сатучылар: «Зифа Кадыйрованың яңа китабы кайчан чыга», – дип сораучылар бик күп булды диделәр. Димәк, «Урланган яшьлек» тә үз укучыларын табачак.
 
 

Зөлфия ГАЛИМ
Шәһри Чаллы
№ --- | 23.04.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»