|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2022 Җәмгыять
«Тукайны укыйбыз» бәйгесенә килгән эшләр тамашачылар хозурына тапшырылдыТатарстан китап нәшрияты бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Г.Тукайны укыйбыз/Читаем Г. Тукая» дип исемләнгән видеороликлар бәйгесе игълан иткән иде. Бүгенге көндә эшләрнең барысы да теркәлеп, ачык тавыш бирү юлы белән бәяләү өчен тамашачылар хозурына тапшырылды. Әлеге бәйгедә иң яшь катнашучыга 3 яшь булса, иң өлкәненә 69 яшь. Катнашучыларның географиясе дә төрле: Татарстан, Башкортостан һәм Үзбәкстан республикаларыннан, Алтай һәм Пермь төбәкләреннән видеороликлар җибәргәннәр. Әлеге бәйгедә катнашучы һәркем чын йөрәктән, күңелен салып чыгыш ясый. Сез дә аларга җиңүче булырга ярдәм итә аласыз. Татарстан китап нәшриятының Вконтакте битендә тавыш бирегез. Тавыш бирү 23 апрель 23:00 гә кадәр барачак.
--- |
Иң күп укылган
|