поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
19.04.2022 Шоу-бизнес

Зөлфирә Шәйдуллина: "Кайвакыт Алмазны бөтенләй аңламыйм"

Татар эстрадасының танылган артисты Зөлфирә Шәйдуллина белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Алмаз әтиең белән танышып өлгердеме?
 
– Беренче тапкыр Алмаз безнең авылга әнине туган көне белән котларга дип кайтты. Башта ышанмадым, шаярта дип уйладым. Аның авылга кайтуы өйдәгеләр өчен көтелмәгән булды. “Үтеп барышлый”, – дигән булып, чәчәкләр белән килеп керде. Менә шунда ул әти-әни белән танышты, Алмазны бик ошаттылар. Аннан соң алар тагын күреште. Алмаз мине алып китәргә дип кайткан иде. Ул вакытта веранда ясый идек. “Әйдә, кияү, булыш әле”, – дип әти Алмазны да эшкә җикте. Шулай итеп, барасы җиргә бармыйча, бергәләшеп эшләдек. Ул көнне Алмаз бездә кунды. Әле икенче көнне дә эшләделәр. Бу 2 май иде, ә 7 майда әтине югалттык. Әле дә ярый әти хәер-фатыйхасын биреп өлгерде...
 
– Әтиең нәрсәдән вафат булды?
 
– Әтинең йөрәге авыру иде. Аңа операция ясарга кирәк диделәр, әмма ул аны көзгә кичектерде. 6 май көнне кичтән озак кына көлешеп сөйләшеп яттык. Иң өстенә массаж ясатты. Ә инде 7 май иртәсендә ул арабыздан китеп барды. Әти тромб өзелү аркасында үлде. Әни белән икебезнең кулыбызда җан бирде. Аны озатырга бик күп кеше кайтты. Әти – “Татмедиа”да, аннары Теләчедә билгеле урында эшләгән кеше. Аның китүе әйтеп бетергесез зур югалту булды, кайгыдан кабат тавышсыз калдым. Әти киткәннән соң, төгәл бер елдан дәү әни вафат булды. Аннары әнинең бертуган абыйсын җирләдек. Шушы мәлдә Алмаз бик нык ярдәм итте.
 
– Әтиең үлгәч, Алмаз белән әниең янына күченеп кайткансыз икән?
 
– Пандемия башлаган чор иде ул. Концертлар туктатылды. Шуңа күрә уйладык та, авылга кайтып киттек. Ел ярым авылда яшәдек. Әнигә дә авыр вакытында зур терәк булдык дип уйлыйм. Бер көтү мал карадык. Хәзер Казан читендәге ике бүлмәле фатирда яшибез. 
 
– Алмаз белән яшь аермагыз – 10 ел. Мөнәсәбәтләрдә сизеләме бу?
 
– Сизелә. Кайвакыт аны бөтенләй аңламыйм. Аларның әни белән уртак темалары күп. Дөньяга карашларыбыз аерыла. Әгәр бертөрле булсак, яшәргә кызык булмас иде...
 
– Димәк, концертта сөйләгән хәлләр чын?
 
– Әлбәттә. Без ялган әйбер сөйләмибез. Барысы да тормыштан алынган хәлләр. Беренче елны гаиләдә булган бөтен әйберне сәхнәгә чыгып сөйли иде. “Алай ярамый” дигәч, иләк аша уздыра башлады.
 
– Алмазның холкы җиңел түгел, диләр...
 
– Аның тиз үпкәли торган гадәте бар. Хәзер инде бераз басыла башлады. Минем дә холкым җиңелләрдән түгел. Кызып китәргә мөмкинменг. Элегрәк мин юл куйсам, хәзер күбрәк Алмаз юл куя. 
 
– Арагызда көнләшү бармы?
 
– Башта мин көнләшә идем, хәзер Алмаз көнләшә. Әмма алай бәйләнеп, акылдан язып көнләшми, әлбәттә. Бер-беребезгә ышанабыз. Ышану булмаса, бигрәк тә артист халкында, яшәп булмас иде. Шулай да гаилә тормышында сак булырга кирәк...
 
– Каенана-каената белән мөнәсәбәтләрең ничек?
 
– Аллаһка шөкер, бик яхшы. Мин аларга “әти”, “әни” дим. Әнинең беркайчан да безнең арага кысылганы юк. Ул беркайчан беркемне сөйләми, гайбәт яратмый. Шул ягын бик хөрмәт итәм.
 
– Гаилә коруыгызга өч ел булды. Бәби алып кайтырга планлаштырасызмы?
 
– Әлбәттә, планлаштырабыз. Башта сәламәтлек аксады. Хәзер инде бар да яхшы. Озакка сузмаска исәп. Алмазга да 35 тула бит. Икебез дә балалар яратабыз, күп балалы гаилә булырга хыялланабыз. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»