поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.04.2022 Җәмгыять

Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе фантастик әкият әзерли

21 апрель 11:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” студиясе “Михербанлык” спектакле премьерасын күрсәтә. Тамашада сәламәтлеге чикле балалар һәм Тинчурин театры артистлары катнаша.

“Михербанлык” дип исемләнгән фэнтези тормыш авырлыкларын җиңәргә, калыпларга буйсынмый үзең теләгәнчә эшләргә һәм хыялларны тормышка ашыру хакында, дип сөйләде “Могҗиза” студиясе кураторы Зулфия Бәшәрова.

Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә “Ялкынлы шәһәр” уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут (электричество) бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Әмма “Ялкынлы шәһәр” уеныннан килгән “бүләкләр” аларга тормышка башка яктан карарга ярдәм итә. Урамга алып чыга. Тере дуслар белән таныштыра.

Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» Инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнә.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр. “Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия ханым Бәшәрова.

Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җитте. “Могҗиза” ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.


---
Тинчурин театры
№ --- | 19.04.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»