поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
18.04.2022 Җәмгыять

"Тәрбиягә бала алганда йөрәгеңне тыңларга кирәк"

Кукмара районының Пучинкә-Сутер авылында яшәүче Шәйфетдиновлар гаиләсе ун ятим балага әти-әни назы биргән. Олы йөрәкле Роза ханым белгечлеге буенча укытучы. Мәскәүдә махсус курслар узганнан соң, хәзер тәрбиягә бала алырга җыенган ата-аналарга киңәшләр бирә.

Аңа ана-бала мөнәсәбәтләре, опека сораулары буенча республиканың төрле почмакларыннан ярдәм сорап шалтыраталар. Роза ханымны районда “Тәрбиягә бала алучы әти-әниләр” оешмасының рәисе итеп тә билгеләгәннәр.

— Ирем Владимир белән үзебезнең өч балабыз бар. 2000 елларда авыл мәктәбе ябылу алдында калды, балалар саны аз иде. Шул чакта бер иптәш кыз ятимнәр йортыннан бала алып кайтты. Ирем белән уйлаштык та, төпчек улыбыз Ленарга иптәш булыр дип, Чаллы ятимнәр йортыннан малай алырга ниятләдек. Безгә 12 яшьлек Владимирны тәкъдим иттеләр. Аның сеңлесе Вероника да бар икән. Бертуганнарны аерырга теләмәдек, икесен дә алып кайттык, — дип сөйли Роза ханым.

Ул балалар аңа беренче тапкыр “әни” дип әйткәч, әңгәмәдәшем дулкынланудан күз яшьләрен яшерә алмаган. Аннары опека органнары киңәше буенча гаилә тагын ике бала — Марат белән Ефимны алган. Соңрак язмыш аларны үзенчәлекле малай — Михаил белән очраштырган. Баланы ятимнәр йортыннан бер тапкыр гаиләгә алган булганнар. Тик кире кайтарганнар. Өстәвенә балада авыру ачыкланган. Шәйфетдиновлар малайны үз канаты астына алган. Хәзер ул Казанда дәвалана. Ай саен аңа Роза ханым күчтәнәчләр җибәрә. Михаил үзе дә әнисенә хатлар юллый, шалтыратып хәлен белешә. Берничә елдан күп балалы гаиләгә Роман белән Аида өстәлә.
 
— Йортыбыз зур, ишле гаиләгә өйрәндек. Өлкәнрәкләре мәктәпне тәмамлап киткәч, Аида үзе генә калды. Аңа күңелсез була башлагач, тагын бер бала алып кайтырга булдык. Ятимнәр йортында азәрбайҗан милләтеннән өч бертуган Игнат, Авэста, Флора белән таныштык. Гадәттә, өч баланы берьюлы алырга куркалар. Алар бергә үссен, дидек, — ди Роза ханым.
 
Шәйфетдиновлар гаиләсен милләтләр дуслыгы үрнәге дияргә була. Владимир абый — удмурт, Роза ханым — татар. Тәрбиягә алган балалар арасында руслар, азәрбайҗаннар да бар. Алар һәр халыкның бәйрәмнәрен уздыра, гореф-гадәтләрне сакларга тырыша.
Шәйфетдиновларның уллары Альберт гаиләсе белән Ижауда яши. Кызлары Наталья — балалар табибы, Ленар гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә белгеч булачак. Ике оныклары үсеп килә. Гаиләгә килгән балаларның да күбесе югары белем алган. Шәйфетдиновлар янында бүген дүрт бала тәрбияләнә. Иң кечкенәсе III сыйныфта укый.
 
— Балаларны һәрчак тигез күрдек. Үзебезнеке, үги дип аермадык. Малайларны бездән 18 чакрым ераклыктагы район үзәгенә самбо түгәрәгенә йөрттек, алар республика җыелма командасына кергән иде. Баланы ятим дип кызганырга ярамый, мәхәббәт, шелтә, мактау — барысы да тигез бүленергә тиеш, — ди Роза ханым. Гаиләдә бергәләп эшлиләр, ял итәләр. Кукмарадагы чаңгы шуу комплексына, бассейнга йөриләр.
 
РОЗА ШӘЙФЕТДИНОВАДАН ТӘРБИЯГӘ БАЛА АЛУ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘР
1. Тәрбиягә бала алганда, йөрәгеңне тыңларга кирәк. Шикләнсәң, алмау хәерле.
2. Акча өчен бала алу мәгънәсезлек. Әгәр педагог, медицина хезмәткәре булсаң, эшсез калсаң, ятим бала тәрбияләүнең күпмедер өстенлеге бар. Моның өчен стаж, өстәмә түләү бара. Әмма ятим бала акчасы белән баеп булмый. Киресенчә, баланы аякка бастыру, тәрбияләү өчен үз хезмәт хакыңны шактый кертергә кирәк.
3. Баланың сәламәтлеге турында барысы да ачык язылган була. Шуңа да авыру баланы тәрбиягә алганда, ныклап уйларга киңәш ителә.
4. Балага белем бирү генә түгел, аны тормыш итәргә өйрәтү кирәк.
5. Тәрбиягә алган балага 18 яшь тулгач, опекунлык килешүенең вакыты бетә. Ләкин балага “кит” дип әйтеп булмый. Ул үз гаиләсен коргач та, яныңа кайтып йөри ала.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 18.04.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»