|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2022 Җәмгыять
Аксубайда Украинада һәлак булган Руслан Садыйков белән хушлаштыларКичә Аксубай районында Украинада хәрби операция вакытында һәлак булган 20 яшьлек өлкән матрос Руслан Садыйковны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Мәңгелек ут һәм Азат итүче сугышчы һәйкәле янында узды. Мәрхүм белән хушлашырга йөзләгән кеше, район советы һәм башкарма комитеты, Аксубай шәһәр тибындагы бистә вәкилләре, дини конфессияләр, хәрби комиссариат, дуслар, сыйныфташлар, Казан югары танк училищесы вәкилләре, Лубян урман-техника көллияте җитәкчелеге һәм студентлары килде. Бу хакта «Сельская новь» хәбәр итә.
Район башлыгы Камил Гыйльманов батыр егетнең туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу белдерде.
«Руслан – Ватаныбызның чын герое, батырлык, намус, хәрби антына һәм бурычына тугрылык үрнәге. Ул беркайчан да кеше артына качмады. Балачактан нык, көчле, батыр булды, көрәш белән мавыкты. Үз иптәшләренә һәрвакыт ярдәм итте», - диде хушлашу мәрасимендә Камил Гыйльманов.
Район башлыгы матросның якыннары Евгения һәм Рамиль Садыйковларга берет һәм Россия флагын тапшырды.
Республика җитәкчелеге исеменнән мәрхүмнең гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җиткерде.
Равил Кузюров искәрткәнчә, 2021 елның июнендә Лубян урман-техника көллиятен тәмамлау турында диплом тапшырганда Руслан Садыйковтан киләчәккә планнары турында кызыксынуларына ул «башта армиядә хезмәт итәргә барам» дип җавап биргән.
20 яшьлек Руслан Садыйков Мариуполь шәһәрендә һәлак булган.
--- |
Иң күп укылган
|