|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2022 Җәмгыять
Нәҗип Бәдретдиновка 70 яшь тулдыТанылган баянчы, Татарстанның атказанган артисты, ТНВда чыгучы "Җырлыйк әле" тапшыруын башлап җибәрүче Нәҗип Бәдретдинов бүген кечкенә генә юбилеен бәйрәм итә. Аңа бүген 70 яшь! Иртән Нәҗип абыйның үзенә шалтыратып котладык. "Юбилейны мин ярты гасырга бер генә була дип беләм", - диде Нәҗип абый бу түгәрәк санга әллә ни игътибар итмәвен әйтеп. Бу аңлашыла да, чөнки Нәҗип Бәдретдинов бүген актив иҗатта. Нәҗип абыйны чын күңелдән котлыйбыз! Иҗатында уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек теләп калабыз!
--- |
Иң күп укылган
|