|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2022 Җәмгыять
11 яшьлек кыз сыйныфташларына 1 миллион сум акча тараткан
Мәскәү шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә 11 яшьлек кыз сыйныфташларына 1 миллион сум акча тараткан. Әти-әнисе, әлбәттә, моны белми калган. Хокук органы хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, мәктәп укучылары кыздан 2021 елның декабрь аенда акча сава башлый. Башта бер укучы смартфоны ватылуга зарлана башлый. Аннан “абыем белән икебезгә бер ноутбук җитми”, дип акча сорый. Кызыкай сыйныфташының хәленә керергә теләп өендә әтисенең сейфын ача һәм кулына күпме акча эләгә, шулкадәр тартып чыгара.
Сыйныфта “мохтаҗлар” күбәя башлый, бер ахирәте 60 меңгә тырнагына маникюр ясарга бурычка акча сорый, “телефоным ватылды” дигән сыйныфташы яңа компьютерга дип башта 300, аннан 500 мең сум акча сорый.
Кызның әти-әнисе сейфтан акча югалуын бые апрель аенда сизгәннәр. Шунда ук полициягә гариза язганнар. Җинаять эше ачканнар һәм хәзер артык оятсыз сыйныфташлар белән полиция шөгыльләнә.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|