поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.04.2022 Җәмгыять

Украинадагы махсус операциядә һәлак булган Юрий Лабутин белән хушлаштылар

Тәтеш районында взвод командиры урынбасары – идарә взводының элемтә бүлеге командиры, Украинадагы махсус операция барышында һәлак булган 33 яшьлек Юрий Лабутинны кичә соңгы юлга озатырга меңнән артык кеше килгән иде. Бу турыда «Тәтеш таңнары» хәбәр итә.

«Без Юрий Владими­ровичның фидакяр батырлыгы белән горурлана алабыз. Ул батырлык һәм кыюлык үрнәге булып мәңгегә безнең хәтердә сакланып калачак. Бүген без Украинада махсус операцияләрдә катнашучы тәтешлеләрнең язмышын күзәтеп барабыз, әмма мондый фаҗига булыр дип уйламаган да идек. Бу безнең район өчен зур югалту», – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов солдатның ту­ганнарының һәм якын­нарының кайгысын уртаклашып.
 
«Солдатлар һәм офицерлар, алар арасында Татарстан вәкилләре дә бар,   үзләренең хәрби бурычларын батырларча үтиләр, каһарманлык күрсәтәләр. Юрий Лабутинның гомере – Ватанга хезмәт итү үрнәге», – дип бил­ге­ләп үтте «Татарстан Рес­публикасының муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
 
Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин хәбәр итүенчә, Юрий Лабутин һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнәчәк. 
 
Сержант Юрий Лабутин 1988 елның 10 маенда Тә­тештә туган. 9нчы сыйныфка кадәр Тәтештәге 1нче урта мәктәптә укыган, Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. 2006 елда Кораллы көчләр сафларына чакырылган. 2007 елның декабрендә контракт буенча хәрби  хезмәтен башлап җибәргән. 
 
2020 елның 25 июленнән танкка каршы аерым артиллерия ди­визиясендә, идарә батареясында, взвод командиры урынбасары – идарә взводының элемтә бүлеге командиры вазифасында контракт буенча хезмәт иткән.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.04.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»