поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.04.2022 Тарих

Ул Гагаринның космостан “кайтып килгән” чагын күргән (ТАРИХИ ФОТО)

Ул Юрий Гагарин белән очрашкан. Беренче карашка бу әллә ни гаҗәп түгел, Татарстаннан гына да әлеге легендар шәхес белән шактый кеше аралашу бәхетенә ирешкән. Әмма Әтнәдә яшәүче Данил абый Сәләхетдинов Гагаринның космостан “кайтып килгән” чагын күргән.

Данил абый тумышы белән Арча районы Әзәк авылыннан. Гомеренең күбрәк өлеше Әтнә район үзәгендә узган. 40 елдан артык мөгаллимлек стажы бар. Күптән түгел 82 яшен тутырган.
 
Данил абый Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәре янында өч ел армиядә хезмәт итә. Беренче космонавт белән очрашу да нәкъ биредә була.
 
— Хәрби хезмәткә 1959 елны чакырылдым, — дип күңел йомгагын чиште әңгәмәдәшем. — Энгельс шәһәре янында беренче класслы хәрби аэродром иде. Аның көньягын сакладык. Әнә шулай тыныч кына хезмәт иткәндә, Данил абый тарихый олы вакыйганың чын шаһиты була!
 
— 1961 елның 12 апреле иде, — дип сүзен дәвам итте ул. — Көндезге сәгать 11 тулып киткәндер. Без, солдатлар, гадәттәгечә ракета чистартабыз. Дөресен әйткәндә, башка әллә ни эш тә юк иде. Кыш көне кар көрибез, яз көне су ерабыз... Безнең төп эш — аэродромны дошманнан саклау. Каравыл, ашарга пешерү — алары көн саен чиратка салынган. Ул көн дә әнә шундый гадәти булырга тиеш иде. Берзаман әллә нинди ят тавыш ишетелде, аптырап киттек. Энгельс шәһәреннән самолетлар көн-төн оча, аңа күнеккәнбез, тик бу самолет тавышы түгел иде. Шуннан күккә карадык, еракта ике парашют төшеп килә. Ул бездән берәр чакрым ераклыкта иде, шуңа да анык кына аңлашылмады. Ике-өч минут уздымы икән, солдатлар арасында: “Гагарин төшкән”, — дигән сүз таралды. Дивизия командиры машинасына утырып, тиз генә шул якка китте.
 
 
— Ә сез бу вакытта Юрий Гагаринның космоска очканын ишеткән идегезме соң?
— Әйе, радиодан беренче кеше космоска очты, дип әйттеләр. Тик бу хакта алай озак сөйләшкәнне хәтерләмим. Гагарин Саратов түгел, Волгоград өлкәсенә төшәргә тиеш булган. Шуңа күрә бу хәбәр командирлар өчен дә көтелмәгән хәл булды.
Озак та үтми, яңа гына галәмнән төшкән Юрий Гагаринны солдатлар янына алып киләләр, дөресрәге, хәрби частька. Иң беренче эш итеп космонавт командир бүлмәсенә кереп, телефон номерын җыя. Гагаринның сөйләшүен ачык ишектән барысы да, шул исәптән солдатлар да ишетеп тора:
— Никита Сергеевич, Юрий Алексеевич бу. Партия биремен үтәдем, мин җирдә! — ди.
 
Телефонның теге ягында Хрущевның ни әйткәнен солдатлар ишетми, әмма космонавт командир бүлмәсеннән бик күтәренке кәеф белән чыга. Ул да түгел, берсе фотоаппарат алып килә. Юрий Гагарин дивизия командиры, рота солдатлары белән бергә фотога төшә.
 
— Гагаринның үзе белән сөйләштегезме? Космонавтның кәефе ничек иде?
— Безнең янга килгәндә, Гагарин әле каскасын да салмаган, битендәге тирләре дә кипмәгән иде. Ботинкасында нәрсәдер бар дип күрдем, җиргә төшү өчен уңайлы итеп ясалган иде алар. Ә сөйләшүгә килгәндә, барыбыз да аны уратып алдык. “Галәмдә куркыныч булмадымы?” — дидек. “Төрле чак булды” — дип кенә җавап кайтарды. Ләкин тарихка керәчәк бу очышы турында бүтән сүз әйтмәде. Күрәсең, ярамагандыр...
Озакламый Энгельстан вертолетлар, самолетлар килеп җитте. Берсе төшеп, тиз генә Гагаринны утыртып алып китте.
 
— Сезнең өчен Гагарин ул мәлдә герой идеме?
— Ул чакта бу хәлләрне аңлап җиткермәгәнбез дип уйлыйм. Бик тиз, көтмәгәндә килеп чыкты бит. Һәм шулай ук китеп тә барды, кояш бирде, җил алды дигәндәй. Шат елмайса да, Гагаринның йөзе шактый талчыккан иде дип истә калган...
 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 13.04.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»