поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.04.2022 Фаҗига

Бер авылда – өч мәет: «Балалар да, аларның әти-әниләре дә кызганыч»

Питрәч районының Ленино-Кокушкино авыл халкы бу көннәрдә күз яшьләрен түгә. Бергә уйнап үскән ике егет, ике кыз Казан эчендә авариягә очрый. Алар утырган машина башта юл кырыендагы тимергә бәрелә, аннан баганага килеп төртелә. Машина икегә аерыла. Рульдәге 19 яшьлек Ранэль белән 21 яшьлек Диана урында ук һәлак була.

19 яшьлек Даниил белән 17 яшьлек Камилланы хастаханәгә озаталар. Әмма ни кызганыч, Даниилны коткара алмыйлар. Ул тән җәрәхәтләреннән үлеп китә.
 
– Бөтен авыл елый. Балалар да, аларның әти-әниләре дә кызганыч. Шушы хәбәрне ишеткәннән бирле йөрәк әрни. Рульдәге егет күрше малае иде.  Әнисе Айгөл аны ялгызы гына үстерде. Алар Даниил белән бик якын дуслар иде. Балалар бакчасыннан бирле бергә. Гомерләре дә бер вакытта өзелде, – ди Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллина. – Кызларның әниләре бертуган. Диананы туй күлмәкләре кидереп җирләделәр. Әле ярый, Камилла исән калды. Әмма аның да бөтен сөяге сынып беткән, диләр.
 
Егетләр икесе дә Казанда укыган һәм буш вакытларында «Макдоналдс»та эшләгәннәр. Ял көнне эштән кайтышлары булган. Дус кызларын да кайтарып куярга уйлаганнар. Тик юллары гына кыска булган.  Исән калган кыз, узган ел 9 нчы сыйныфны тәмамлап, шәһәргә киткән була. Аңа быел 17 яшь тулган.  Камилланың да хәле җиңел түгел. Әмма табиблар аның сызлануларын киметер өчен барысын да эшли икән.
 
Кәрим Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова әнә шулай ди.
 
– Бу хәбәрне ишеткән көнне ничек эшләгәнемне хәтерләмим дә. Дарулар белән генә тынычланып торам. Әти-әниләренә нинди зур хәсрәт, – ди ул. – Балаңны үстереп буй җиткергәч, салкын җир куенына сал инде? Айгөл өчен йөрәкләрем өзелә. Иреннән аерылгач, ул әти-әнисе белән генә яшәде. Баланы аякка  бергәләп бастырдылар. Аның улының кешелекле, акыллы икәнен бөтен кеше сөйли. 18 яше тулгач, «права»га укыган. Таныклык алгач, әнисе машина да алып биргән. Балага начарлык теләмисең бит инде. Исән-сау йөрсен, дигәндер ул да. Тик күрәчәк үзенекен итә, – ди Гөлназ.
 
 Ул Айгөлнең улын соңгы юлга озатырга кайта алмаса да, әти-әнисе аша авылдашларының хәлен белеп тора икән.
 
– Айгөл бик сабыр инде ул. Гомере буе балалар бакчасында эшләде. Бердәнбер баласын югалтуны авыр кичергәндер, беләм. Әмма ничек кенә юату сүзләре әйтсәң дә, аның хәлен аңлый алучы булмас. Бик зур хәсрәт инде бу. Баласын югалткан авылдашларыма сабырлык телим, – ди ул.
 
Гөлназ башка балаларның да әти-әниләрен белә. Даниил гаиләдә уртанчы малай була. Тырыш, уңган дип мактыйлар аны да.
 
– Даниил комада дигәч, исән калыр дигән өмет бар иде. Тик без теләгәнчә генә түгел бит, – ди Гөлназ. – Камилла минем күз алдымда үсте. Мин аның кечкенә чакларын да хәтерлим. Ул баланы тагын да катырак кызгандым. Фаҗига вакытында бары тик ул гына аңында булган. Барысын да күреп торган. Тән җәрәхәтләре төзәлер ул, әмма  йөрәк ярасы үзен сиздерер инде. Аңа бигрәк авырдыр. Язмышларны узып булмый икән. Тәкъдиргә язылганны үтәбез.
 
Фаҗигадә балаларын югалткан әти-әниләрнең кайгыларын уртаклашабыз. Камиллага сәламәтлек телибез.
Фото: Татар-информ
 
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»