|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2022 Җәмгыять
Быел Милли музейга гади халык тарафыннан 258 предмет бүләк ителгән (ФОТО)Елдагыча апрель аенда Татарстан Республикасы Милли музеенда “Бүләкләр көне” оештырыла. Быел әлеге чара кысаларында гади халык тарафыннан музейга 258 предмет бүләк ителгән. Әлеге әйберләрдә Казан һәм Россия тарихы, төрле язмышлар һәм мавыгулар, революциягә кадәрге, Совет һәм хәзерге заман мәдәнияте һәм көнкүреше чагыла. Бүләкләр арасында бик сирәк һәм кыйммәтле әйберләр бар. Әлеге чара турында тулырак Милли музейның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|