поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
05.04.2022 Хәйрия

"Әлеге хәлләрне томандагы сыман хәтерлим. Шок хәлендә идек барыбыз да"

Балтач районы Яңа Салавыч авылында яшәүче Илназ Мәхмүтов 2019 елның җәендә коточкыч юл һәлакәтенә очрый. 9нчы сыйныфны тәмамлаган егет 5 август көнне әнисе белән Казанның энергетика техникумына документларын тапшырырга килә. Шул арада калада яшәүче туганнарына да сугылып чыгарга булалар.

– Икенче көнне чират буенча көтүгә чыгасы иде, ә алтысы каенатамның юбилее. Шуңа да иремнең сеңлесе, барыбер кайтачакбыз, Илназны безнең белән калдыр, диде, – дип кайгылы көннәрен искә төшерә Илназның әнисе Әлфирә Мәхмүтова. – Ул көнне автобус белән кайтып киттем. Ә икенче көнне көтүдән соң кайткач, өй телефоны шалтырый. Авылдаш апабыз икән. Төрнәле авылы янында бик каты юл һәлакәте булган, Мәхмүтов фамилияле кешеләр икән, сезнекеләр түгелме, диде. Кайтырга чыгарга тиешләр иде, соңгы тапкыр шалтыратуларында Биектау ягында иделәр, дип әйттем. Күңелем болай да тыныч түгел иде, йөрәгем үрсәләнде, нидер буласын сизде, ахры. Бераздан янә шул танышыбыз шалтырата, сезнекеләр икән шул, диде ул елап. Машинага утырдык та, киттек Арчага. Илназ утырган машина бәрелешүдән соң юл кырыена очкан. Барысын да хастаханәгә алып киткәннәр. Әлеге хәлләрне томандагы сыман хәтерлим. Шок хәлендә идек барыбыз да. Арча хастаханәсенә барсак, бар да тәртиптә дип улымны реанимация бүлегеннән палатага чыгарганнар. Илназ бермәлне: “Әни, бик каты эчем авырта”, – диде сызланып, мин тиз генә табибларны чакырттым.
 
Егетне янә реанимациягә алып кереп китәләр, баксаң, өч җирдән эчәклеге өзелгән, төне буе операция була. Баланың хәле авыр дип бәяләнгәч, икенче көнне санавиация вертолеты белән Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәләр. Менә шул көннән соң Илназ өчен озын-озак дәвалану, реабилитация чоры башлана.
 
– ДРКБда шактый озак яттык. Илназ ашый алмады, бар ашаганы кире чыга иде, рентген үткәрелде, сәбәбен тапмадылар. Арка миенә нык зыян килгән, диделәр, моннан тыш, арка миендә шеш барлыкка килгән, аңа ике яктан зыян килгән, ә эчәклекләр өч җирдән өзелгән, диде табиблар. Арка миендә чәнти бармак сыярлык тишек барлыкка килгән, әнә шуның урынына имплант куйдылар. Бала 42 килога калды. Берни ашый алмый, бары сыек ботка, сөт ризыклары ашатып тордым. Бераз вакыт үткәннән соң, безне өйгә кайтарып җибәрделәр, – дип сөйләвен дәвам итте ана.
 
Юл һәлакәтенә килгәндә исә, руль артындагы җизнәләре фаҗига урынында ук җан биргән. Машина йөртүче янындагы пассажир – Әлфирәнең каенсеңлесе дә бик каты зыян күрә, 9 кабыргасы сына, бик озак вакыт дәвалана. Илназ белән янәшә утырган ике бала да төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Ә алар каршына зур тизлек белән килеп чыккан машина йөртүчесе һәм аның пассажирына берни дә булмый. “Суд утырышларына йөрмәдем, баламны сихәтләндерәсе бар иде, аннан соң гаепле затның йөзенә дә карыйсым килмәде”, – ди Әлфирә ханым. Тулы бер гаиләгә кайгы алып килгән машина йөртүчене шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр, моннан тыш Әлфирә Мәхмүтова гаиләсенә 500 мең сум күләмендә акча түли. Әмма алар гына Илназның сәламәтлеген, туганнарын кире кайтара алмый шул.
 
– Мондый очракта каргыш теләргә ярамый, – дип уйлары белән уртаклаша Әлфирә, – Эчтән корт кимерсә дә. Аллаһы Тәгалә үзе тигезли. Тик җир җимертеп эшләп йөргән, кул арасына кергән балаңның күзләремә карап ятуына йөрәк әрни иде. Улым йөгереп йөриячәкмен әле, дип хыяллана. Дәвалану өчен Германиягә документлар җыя башлаган идек, әмма барып чыкмады. Барысы да финанс мәсьәләсенә килеп терәлә. Тулысынча аякка басу өчен тернәкләнү курслары үтәргә кирәк.
 
Илназның якыннары аның һәр уңышына куана, әнә читтән торып икьтисадчы белемен үзләштергән. Әти-әнисе, якыннары аның оптимист рухлы булуына чын күңелдән куана. Ләкин алга бару өчен егеткә тагын дәвалану, тернәкләнү кирәк.
 
Илназ хәзерге вакытта Кырым Республикасы Саки шәһәрендә тернәкләнү курслары үтә, авылдашлары, райондашлары ярдәме белән шактый акча җыелган. Апрель ахырында кире Балтачка кайтачаклар. Ә көз көне тагын икенче курс реабилитация узу өчен 500 мең сум тирәсе акча җыярга кирәк.
 
Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһы Тәгалә бу айда күп изгелекләр кылырга чакыра. Илназга булдыра алганча ярдәм итсәк иде. 
Илназның әнисенең карта номеры: 4276 6200 4022 4754 (Махмутова Альфира Гумаровна). 8 987-401-38-46 телефоны карта номерына беркетелгән. 
 
Илназның йөрү теләген тормышка ашырсак иде.
 
Фото: шәхси архивтан
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»