поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.04.2022 Хәйрия

«Ул үзенең йөри башлаячагына шулкадәр ышана, шулкадәр көтә…»

Дәвалаучы табибы, Балтач кызы Ясминә Гозәерованың сабырлыгына сокланып, әнә шулай ди. Өрлек кадәр ир-ат соклансын өчен, ун яшьлек авыру балада нинди сабырлык булу кирәктер – чамалау кыен түгел.

Дәвалау курсын тырышып үткәне өчен мактау кәгазенә кадәр бүләк итә ул аңа. Мондый курслар, дәваланулар, авыр күнегүләр аша әллә ничә кабат үткән шул инде бу сабый. Барган бер җирдә үзен шулай яратып, сокланып калалар. Аякка бик тә басасы, бик тә йөрисе килә балакайның. Сабыр итүе, барлык авырлыкларга түзүе, өйдә даими шөгыльләнүләре дә шуның өчен. Туганнары, танышлары матур күлмәк, уенчык, тәм-том алырсыз дип биргән акчаларны да тизрәк әнисенә бирергә ашыга кыз: «Дәвалануга барырга тотарбыз…»
 
Күңеле белән һич тә авыру бала димәссең Ясминәне. Кешеләрне бик ярата, гел көлеп, елмаеп кына тора. Өйләренә кунак килгәнгә дә дә шатлана, үзе дә каядыр барырга әзер тора. Бу кадәресе – әти-әнисенең аны кечкенәдән дүрт стена арасына бикләмәве нәтиҗәседер дә. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен үткәрелгән бөтен чараларга баралар, бергәләп табигатькә чыгалар, коляска белән көн саен урамда йөриләр, өйдә торып укыса да, сыйныфта үткәрелгән барлык чараларда катнашалар. Сыйныфташлары да, башка укучылар да өйләренә әле хәлен белергә, әле концерт куярга килә. Ул үзе дә шигырь сөйләргә, кушылып җырларга, үзенчә биергә ярата. Социаль челтәрләрдә үткәрелгән, онлайн барган конкурсларда катнашып, җиңүләр дә яулаган инде Ясминә.
 
Әнисе Айгөлне сабый чагыннан беләм. Заманында бертуган апамнар белән бер йортта, күршеләр булып яшәделәр, балалары белән бергә үстеләр, укыдылар, тормышка чыктылар… Ясминә – Айгөлләрнең икенче кызлары. Өлкәне Сылуга – 14 яшь,  исеме җисеменә туры килә торган, бик мөлаем, һәр яктан уңган-булган кыз булып үсеп килә.
 
– Сылуны да иртә тапкан идем, ә Ясминәбез 29 атнадан ук туды, – дип искә ала ул көннәрне Айгөл. – Суым китеп, Балтач хастаханәсенә бардым, анда Казанга барырга куштылар…
 
Башкаланың беренче номерлы бала табу йортында, кызганычка, Айгөлне кочак җәеп каршы алмыйлар. Өч көн авырып, аңын җуеп егылгач кына чабыша башлый ак халатлылар. Менә шушы өч көндә бала күпне югалта: кислород кытлыгы белән туган бала, әнисе кайтып киткәч тә, шактый вакыт ДРКБда ята… Хастаханәдән кайтканда үтә дә кечкенә, үтә дә ябык булган Ясминә, тора-бара үсеп, тазарып китә. Тик бу чордагы авырлыклар үтте дип тынычланасы урынга берничә айдан әти-әни күңеленә шик керә. Башын тиешенчә тотса да, кызларының утырып тора алмавыннан, аякларына баса алмавыннан куркып, алар табибтан табибка йөри. Тик, сүз берләшкәндәй, барысы да, җитлекми туу нәтиҗәсе, дип җавап бирә. «Без бит инде – җитлекми туган бала күргән кешеләр. Сылу белән Ясминәбезнең үз-үзләрен тотышы нык аерыла», – дип икеләнсәләр дә, әти-әнигә табиблар сүзенә ышанып, көтүдән башка чара калмый. Тик табибларның «балагыз вакытында тәпи китәчәк» дигән фаразлары чынга ашмый. Ике яшендә инде Ясминәгә ДЦП диагнозы куела.
 
Башта югалып калсалар да, Айгөл белән Ришат әнә шул көннән Ясминәнең киләчәге өчен чын мәгънәсендә көрәш башлый. Кайларга гына алып бармыйлар, нинди генә күнегүләр эшләтмиләр! Алтын куллы Ришат нинди генә җайланмалар ясамый… Ясминә кебек балалар өчен эшләнгән велосипед та сатып алалар, анда йөрергә өйрәтеп кенә калмыйлар, ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш та ясыйлар. Кыскасы, бу гаиләдә әти дә, әни дә бер дәрәҗәдә кызларының иң олы хыялы чынга ашсын өчен кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшли. Ул мүкәләсә – мүкәли, ул күнегүләр ясаганда аңа кушыла. Бу тырышлыкларның нәтиҗәсе көннән-көн ачыграк күренә: Ясминәнең гәүдә тотышы ныгый, кеше ярдәме белән булса да аякларында шактый ышанычлы басып тора. «Ул үзенең йөри башлаячагына шулкадәр ышана, шулкадәр көтә», – ди Айгөл. Тырышлыкларың бушка китмәсен, уңышлар сиңа, «нәни герой»!
 
P.S. Бу көннәрдә Гозәеровлар чираттагы тернәкләндерү курсларына барырга әзерләнә. 366 мең сум торучы бу курсларга тиешле  сумма инде игелекле кешеләр ярдәме белән җыйналып беткән диярлек. Нибары 32 мең сум тирәсе генә җитми. Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны 4817 7602 5142 2642 номерлы Саклык банкы картасына күчерә ала. Ул шулай ук Айгөлнең телефон номерына да ялганган: 89172493920.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»