поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.12.2010 Мәгариф

Япон укучысын ни өчен тартмага биклиләр?

Япониядә мәктәп белеме өч баскычтан тора: башлангыч мәктәп (1 – 6 сыйныф), урта (7 – 9) һәм югары мәктәп (10–12).

Башлангыч мәктәпкә 6 ел бирү япон телен өйрәнү авырлыгы белән аңлатыла. Шулай ук тарихны өйрәтү дә җитди куелган. Мәктәп белеме белән генә чикләнмичә, укучыларның күбесе "дзюку"га, ягъни репетитор мәктәбенә йөри. Анда 3 яшьтән 18гә кадәрге укучылар кабул ителә. Бер сыйныфта 40-45 шәр укучы белем ала. Японнар балаларны белемле итү өчен акча кызганмый. Шуңа күрә "дзюку"ның еллык табышы триллион иен тәшкил итә дә инде. Әлеге сумманы илнең хәрби чыгымнарына тотылган акча белән чагыштырып булыр иде. Мондый система дөньяның бер генә илендә дә юк икән.

 

Япон укучыларына өй эшен күп бирәләр. Анда гаиләләр бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яши. Шуңа күрә үзара аралашулар, телевизор дәрес әзерләргә комачаулый. Әмма японнар чарасын тапкан, моны хәтта гаделсез дип тә булыр иде. Парта артында утырган кеше биеклегендә лампочкасы булган, тавыш керми торган махсус агач тартма уйлап табылган. Ул бары тыштан гына ачыла: өй эшен ятламыйча, аннан чыгу рөхсәт ителми. Дөресрәге, анда укучылар укымыйлар, ә өйрәнәләр. Алардан тарихи даталарны, сүзлекләрне белү сорала. Тарих фәне буенча имтиханда үз сүзен кушып сөйләгәннәрне хәтта куып чыгаралар. Ни өчен дигәндә, тарихка үзгәрешләр кертү рөхсәт ителми.

 

Белемгә зур игътибар бирелгәч, аларның өй эшләрендә ярдәм итәргә вакыты каламы икән соң? 1985 елда укучылар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 60 процент укучының алма чистартып караганы да булмаган. Алар көнгә тоташ ун сәгать дәрес ятлый. Шуңа күрә мәк­тәп­не күралмаучылар да шактый. Бүген инде хәлләр башкачарак. Әмма япон мәктәбендә уку – бик зур көч түгү ул. Кызларга малайларга караганда укуы җиңелрәк. Дәрестән соң малайлар башын бәрә-бәрә китап укыса, кызлар кибетләргә йөри, кафеларда күңел ача. Бу өстенлек аларга киләчәктә ана булудан чыгып бирелә. Шуның өчен югары мәктәптә университетларга керү өчен урыннар аз каралган. Япония мәктәпләрендә ир-ат укытучылар күп эшли. Укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен арттыру өчен матди ярдәмне дә кызганмыйлар. Көллият тәмамлаган яшь белгеч аена 165 мең иен (10 мең иен американың 75 долларына тиң), ә университет бетерүчеләр 190 мең иен ала. Педагогның үз гомерендә бу сумма 2,5 тапкырга арта. Премияләр елга берничә мәртәбә, пособиеләр бала саныннан чыгып бирелә. Аз комплектлы мәктәпләрдә һәр эш көне өчен аерым түләнә.



Ватаным Татарстан
№ 255 | 24.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»