|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2022 Фаҗига
Авариядә һәлак булучылар җырчы игезәкләрнең берсе Айдар Юнысовның "әби-бабасы" булып чыктыБашкортстанның Белорет районында зур авариядә Башкортстанның халык артисты, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе актеры Фәһим Әхмәтҗанов һәм аның хатыны Хөснә ханым һәлак булганнар дип язган идек. Алар музыкант, автор-башкаручы игезәк егетләр Айдар һәм Алмаз Юнысовлар гаиләсенә бик якын кешеләр булып чыкты. Әлеге фаҗигадә Айдарның хатыны Азалиянең әти-әнисе вафат булган.
«Кояш шикелле якты, изге кешеләр иде... Рәхмәтем сезгә чиксез, барысы өчен. Кызыгызны җил, яңгыр тидерми саклармын! Урыннарыгыз оҗмах түрләренең иң биек урыннарында булсын. Иннә лилләһи вә иинә иләйһи раҗигун», – дип язган Айдар үзенең социаль челтәрендә.
Мәхүмнәрнең урыны җәннәттә булсын, балаларына, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.
Зөлфия ГАЛИМ |
Иң күп укылган
|