поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
25.03.2022 Мәдәният

Казанда «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты үз эшен башлады (ФОТО)

«Мир» кинотеатрында «Нуриев сезоннары» проектының тантаналы ачылышы узды. Фестиваль программасына дөньякүләм танылган татар биючесенә багышланган төрле чаралар кертелгән.

«Нуриев сезоннары» проектының җитәкчесе, «Свой почерк» кино компаниясе директоры Әлфия Чеботарева әлеге программаны Казан халкына тәкъдим итте.

Әлфия ханым берничә ел элек фестивальне оештырырга грант отуларын, бу финансларның 2023 елда дөнья күрәчәк ике документаль фильм төшерүгә тотылганынлыгын сөйләде. Шулай ук грант акчасына Рудольф Нуриевның моңарчы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган сурәтләре белән Грациано Аричи эшләреннән фотоэкспозиция оештырылуын, «Венеция, Карнавал, Мәхәббәт» фильмы яңартылуын һәм субтитрлар өстәлүен дә әйтеп узды.

Проект «Мәскәүнең татар милли мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Башкортостан - Италия» Бердәмлеге фонды, «Свой Почерк» кино компаниясе, Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы һәм «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан тормышка ашырыла.

Проектта катнашу өчен, Россиягә бөек биюченең дусты Лиза Сотилис та килде. Ул «Нуриев сезоннары»н оештыручыларга бүләк иткән картинасын күрсәтте. Лиза ханым Нуриевны «җирне яктырткан Яктылык» дип атады, җылы хатирәләре белән уртаклашты. Лиза биюченең талантын Мария Каллас таланты белән чагыштыра.

Әлеге чарада «Русский балет» Мәскәү дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе, СССРның халык артисты Вячеслав Гордеев та катнашты. Ул Рудольф Нуриев белән танышу тарихын, уртак хатирәләрен искә алды.

Балетмейстер аның белән 1973 елда Нью-Йоркта «Метрополитен» театрында таныша. «Нуриев арыган кыяфәттә иде, әмма идеаль формада булу өчен һәр иртә тырышып шөгыльләнде. Уйлап карагыз: калганнар елына 60 спектакльдә чыгыш ясаганда, Рудольф 200 спектакльдә катнаша иде. Бу искиткеч зур аерма!», ди ул.

«Нуриев сезоннары» проекты чараларына керү бушлай.


---
Татаркино
№ --- | 25.03.2022
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»