|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2022 Криминал
Маньяк өч хатынга һөҗүм итеп өлгергән. Алар исәнме?Уфада маньякны тоткарлаганнар. Ике көндә ул берничә хатын-кызга һөҗүм иткән. Башта шәһәр полициясенә 17 яшьлек кыз подъездда билгесез кеше һөҗүм итүе турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Бу хәл 21 мартта "Уфимское шоссе" урамындагы йортта була. Ир кызга берничә тапкыр суга, тибә, тик соңгысы хулиганнан котыла ала. Икенче көнне мондый җинаять Сипайлово бистәсендә теркәлгән. Төрле урыннарда 31 һәм 34 яшьлек хатын-кызлар һөҗүмгә дучар булган. Соңгысына ярдәмгә күршесе өлгергән. Хатын бу хакта иренә сөйләгән, анысы күршесенә маньякны куып тотарга ярдәм иткән.
Аны тоткарлаганнар һәм полицейскийларга тапшырганнар. Хәзер егет - сексуаль характердагы көчләргә маташу гамәлләре өчен өч җинаять эше фигуранты.
Фото: "МВД по РБ"
--- |
Иң күп укылган
|