|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2022 Шоу-бизнес
"Үлүдән шулкадәр курыктым": Гөлназ Асаевага нинди операция булуы билгелеКичә популяр җырчы Гөлназ Асаевага операция ясаганнар, дип хәбәр иткән идек. Бу хакта ул үзе уртаклашты. "Клиникага барам, ни өчендер коточкыч борчылам. Ниндидер җитди нәрсә барлыгын сизәм. Бәлки, әлбәттә, минем котым гына алынып беткәндер, ләкин шулай да... интуиция мине беркайчан да алдамый, - дип сөйләде ул тамашачыларына. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, күптән түгел әни булган җырчының куркулары бушка булмаган икән, аңа «нежелательное новообразование» дигән диагноз куйганнар. Шул уңайдан операция ясаганнар да инде. - Барысы да яхшы үтте, наркоздан чыгып киләм. Әмма мин үлүдән шундый курыктым, - дип уртаклашты Асаева. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр популяр җырчы сәламәтлеге кискен начарлануына зарланган иде. Үткән тикшерүләрдән соң аның анемия һәм йөрәк авыруы булуы ачыкланган. Фото җырчының телеграм-каналыннан
--- |
Иң күп укылган
|