поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
23.03.2022 Җәмгыять

Джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы, тренер Айрат Кәлимуллин вафат

Бүген Айрат Кәлимуллин — күп хөрмәт казанган дин кардәшебез, Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер вафат булды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә .

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашкан. «Бүген Татарстан өммәте олы югалту кичерә: безнең арадан мөселман спортчысы, джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы Айрат Дамир улы Кәлимуллин китеп барды. Без барыбыз да ихластан аның өчен җан аттык һәм тернәкләнсен өчен догада булдык.
 
Айрат Кәлимуллинның укучысы буларак, аның дәвалануында көченнән килгәнчә катнашкан һәм тормышының соңгы авыр чорында аңа җылы сүз һәм гамәл белән ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Әмма Раббыбыз аны алып китте, моны Айрат абый өчен хәерлерәк дип күрде. Айрат Дамирович үзе, аның йомшаклагы, зирәклеге, тәҗрибәсе, үрнәге безне — фанилыкта калган йөзләгән шәкертләрен, туганнарын һәм якыннарын, билгеле, сагындырачак.
 
Ул ихлас мөселман иде, чын күңелдән Аллаһы Тәгаләне һәм Пәйгамбәребезне яратты, намус белән яшәде һәм эшләде, гадел һәм мәрхәмәтле иде… Ул киткәч, безнең йөрәкләрдә ике хис көрәшә: аны югалтудан кайгы ачысы һәм Раббыбыз аны Үзенең Рәхмәтләре белән бүләкләр дигән зур өмет. Без сезнең өчен, якыннарыгыз өчен һәм сезнең белән җәннәтләрдә очрашулар сорап алга таба да догада булырбыз, Айрат абый.
 
Диния Нәзарәте һәм шәхсән үземнән чын күңелдән Айрат Дамир улы Кәлимуллинның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аларга зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйм. Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз», — диелә кайгынамәдә.
 
Айрат Кәлимуллинның җеназа намазы иртәгә, өйлә намазыннан соң Казанның «Тынычлык» мәчетендә укылачак.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.03.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»