поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
21.03.2022 Спорт

Камилә, без сине яратабыз!

Бу дөньяның шатлыклары күп булган кебек, күңелсезлекләре дә шулкадәр ишле, аларның кайсы кайчан кайсыбызга килеп кадаласын һич чамаларлык түгел. Күңелсезлекнең сиңа гына тигәне дә, күпләребезгә – ил яки дөнья халкына, милләткә кагылганнары да җанга рәхәтлек бирми, соңгылары бигрәк тә нык җәберли.

Талантлы кызыбыз Камилә Вәлиеваның бозда фигуралы шуу буенча искиткеч матур чыгышын карап, узган ел азагында кемнәр генә сокланмады икән. Аңа мактау сүзләре күп яуды. Аның өчен борчылучылар да аз булмагандыр, чөнки гадәттә шулкадәр зур шатлык артыннан кире якка да бер-бер хәл булучан бит. Минем үземдә “бу нәфис җанны Пекин Олимпиадасына кадәр омикроннан саклый алырлармы” дигән хәвефле уй яшәде, чөнки коронавирусның яңа штаммы, аның үтә тиз йогуы хакында көн-төн сөйләп тордылар. Аңа кадәр дә бу явыз зәхмәт күз алдыбызда, телеэкраннарда йөргән күпме таза-таза ирләрне алып киткән иде. Камилә яши торган Мәс­кәү-баш­калада авыручыларның аеруча күплеген көн саен диярлек сөйләделәр. Юккамыни ил президенты белән аның иң якын министрлары да зур кабинетның икесе ике почмагында утырып сөйләште. Явыз чирнең Җиребезгә уйнау нияте белән генә килмәгәнен аңлый барабыз шул.
 
Ләкин кешедәге көнчел усаллыкның, шәфкатьсезлекнең иң зәһәр вирустан да әшәкерәк була алуын уйлап җиткермәгән идек әле. Инде күзләребез бе­лән күрдек, җаннарыбыз белән тойдык. Коронавирус үзенә корбан итеп иң элек яшен яшәгән өлкәннәрне сайласа (алар да жәл, әлбәттә), Олимпиададагы кемнәрдер эзәрлекләүне алтын медаль алырга ниятләп килгән чәчәктәй яшь спортчыдан – безнең Камиләбездән башладылар. Янәсе, ул ай ярымлап элек Россиядә чагында тыелган матдә – ниндидер триметазидин кулланган. Шуннан соңгы тикшерүләр кызның допинг куллануын расламаган раславын, ләкин аны гаепле итеп күрсәтергә элегрәк “табылганы” җи­тәрлек саналган. Үчлелекнең чиге бармыни! Кыз балага ачулыларны кү­бәйтү өчен микән, допинг шау-шуын аның ялгыз чыгышыннан соң түгел (андый чыгыш алдарак буласы иде әле), төркем белән чыгышта беренчелекне яулаганнан соң башладылар, ягъни Камилә “гаебе” аркасында бөтен төркемгә алтын медаль тапшыруны тоткарлап тордылар. Язуларынча, ул көннәрдә Камиләбезне Пекин Олимпиадасының алдагы ярыш­ларына катнашудан мәхрүм итү, хәтта ничәдер елга квалификациясен өзеп тору, ә төркем ярышында яуланган алтын медальнең икенче урындагы АКШ командасына тапшырылу ихтималы хакында да сүзләр булган. Әлеге дә баягы, тагын шул Америка! Әмма бу илгә, аның кешеләренә кызыгуыбыз, аларны иң яхшылар дип уйлавыбыз көчле әле. Шунда мин, төзәлмәс хыялый, фигуралы шууда күмәк чыгыш ясап икенче урынны алган төркемнең: “Камилә Вәлиеваны хаксызга елатып бирелә торган алтын медаль кирәкми безгә!” — дип чәчрәп чыгуына өметләнгән идем, бу нәкъ менә без күз алдында тоткан американнарча булачак иде. Кызганыч, ул көннәрдә “олимпиада могҗизасы” кылынмый калды.
 
Аның каруы интернет киңлекләрендә Ками­лә­дән табылган аз микъ­дардагы триметазидин препаратының спортчы чы­гышына бернинди йогынты ясый алмавы, йө­рәк хәлсезлеген басар өчен әби-чәбиләрнең аны күптән эчүе, ләкин берсенең дә бозга чыгып бөтерелмәве хакында байтак яз­дылар, балалыктан да чыгып җитмәгән спорт йолдызына карата чын тәмуг ясаган затларны каты гаепләделәр (мин үзем дә сигез ел элек инфаркт алганнан соң бер көн калдырмыйча табиб язган йөрәк даруларын эчеп барам, ләкин бозда шуу түгел, тигез җирдә дә ышанычлы йөри алмыйм). Әйе, әйтерлеге дә юк: бер балага (балага!) карата сугыш ачып рәхәт чикте кайберәүләр. Хаклы булуларын, кызның шул бәлачел триметазидинны куллану аркасында гына мил­­лионнар сокланырлык чыгыш ясавын раслау өчен бер генә юллары бар иде аларның: әлеге препаратны бер доза гына түгел, учлап эчсеннәр иде дә, бозда шуып күрсәтсеннәр, безнең чемпион кебек бөтерелә-бөтерелә сикерсеннәр иде алар. Лә­кин андый хәл дә булмады.
 
Интернетта Камиләнең шундый авыр көннәрендә ялгызы булуы, олы ми­һербансызлык белән бергә-бер калдырылуы хакында да сүзләр булды. Арбитраж суды тарафыннан кызга алдагы ялгыз ярышларда катнашу мөмкинлеге бирелгәннән соң (әлбәттә, төрле искәрмәләр, кимсетүләр белән генә), Камилә үзе авыр чакларда ялгыз булмадым дип белдерде. Чынлап та шулай идеме, әллә бу сүзләр саф күңелле кыз баланың кичерүчән холкын, сабырлыгын күрсәттеме – безнең өчен икесе дә әйбәт. 15 февраль көнне кыска вакытлы программа белән чыгышыннан соң Камиләгә утыз катнашучы арасыннан беренче урынны бирделәр. Кызның җәһәннәмнән кайтып килеше кебегрәк иде бу. Аңа кадәр, ярыш буласы көннең алдагысында безнең өчен дулкынландыргыч, гаҗәп кү­ңелле күренеш булды: Беренче каналдан килгән Казан егете Тимур Сира­җиев, ят дөньяның мең­ләгән колагы сискәнерлек итеп, шактый ерактагы Казан кызына бик матур татарча (булдыра икән, сөбханалла!): “Камилә, без сине яратабыз!” — дип кычкырды. Спортчының икенче көнге уңышлы чыгышына менә бу “до­пинг”ның тәэсире булмый калмагандыр, мөгаен. Милләттәшләре исеменнән Туган телдә әйтелгән ярату сүзләре иде бит алар. Кыюлыгы һәм туры сүзлелеге белән танылган, берара Англиядә дә эшләгән Тимур Сираҗиев әлеге матур гамәлен үзе уйлап башкардымы, әллә кемнәрдер шундый киңәш биргән идеме, кем баш­ласа да, Аллаһның рәхмәте булса иде аларга.
 
17 февраль көнне узган хәлиткеч ярышта Ками­ләбез медаль алучылар өчлегенә эләгә алмады, чыгышы дүртенче урын белән бәяләнде. Булган хәлләрдән, дәрә­җәле олы­лар җәбереннән, җиде сәгатькә сузылган хө­кем мәсхәрәсеннән, түгелгән күз яшьләреннән соң кыз баланың бозга чыгып басуы гына да зур батырлык иде үзе. Егылулары бе­лән дә үзенең җиңелүен түгел, спорт йолдызы булып балкыган талантлы кыз баланы, үтә яшьлеге сәбәпле, һәрьяктан якланырга тиешле спортчыны кайберәүләрнең коточкыч рәхимсезлеге нинди хәлгә төшерә алуын күрсәтергә телә­гәндер. Кызның бу юлы бүләкләнүчеләр арасына эләкмәве бәлки хәерлерәктер дә әле. Медаль ота калса да тантаналы тапшыру булмаячак дип кисәттеләр бит. Ди­мәк, тагын бер мәсхәрә­дән үтәргә туры киләчәк иде. Җәнҗалның берничә көн элегрәк түгел, кыз күмәк ярышта искиткеч чыгыш ясап беренче урын алганнан соң гына баш­лануы исә моңа сәбәп­ләрнең һич тә ниндидер допингта түгел, ә бәлки тиешсез спортчы (үзләрен асыл зат санаучы кайбер усаллар фикеренчә) җи­ңеп яулаган алтын медальдә ахрысы дип уйларга урын калдыра. Рәттән ике Олимпиадада ике кызыбызның чемпион калуы кайбер дәрәҗәле затларның эчен пошырды бугай, “гаебебез” шунда гынадыр.
 
Безгә исә кызның матур киләчәгенә, яңа Олимпиадаларда һичшиксез җи­ңәчәгенә ышанырга, бу вазгыятьне кичеп чыгуда аңа сабырлык һәм түземлек, нык сәламәтлек те­ләргә һәм Тимур Сираҗиев сүзләрен кабатлап, “Камилә, без сине яратабыз!” дияргә генә кала.
 
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.03.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»