|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2022 Язмыш
Улымны күрәсе килә...Күптән күрмәгән танышларымны очратсам, бер үк сорауны биргән кебек тоелалар. Вакыт узу белән, хәсрәтең әзрәк җиңеләймәдеме, янәсе. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. Яшьле күзләрне яшерәм дә, юлымны дәвам итәргә ашыгам. Баласын югалткан кеше генә аңлый мине. Андый хәсрәтне вакыт дәваламый. Ул йөрәкнең иң тирән җиренә кереп урнашып, һәркөнне исеңә төшеп, “юк, мондый хәл булырга мөмкин түгел” дигәгән уй белән җанны талый.
Мин улымның чалымнарын кайвакыт яшь ир-егетләрдә күрәм. Аныкы төсле зәңгәр япон машинасы узып китсә, анда ул утырадыр сыман.
Әле һаман әнисе белән зиратка барган саен догаларыбызны укыгач, улыбыз белән сөйләшәбез. Ул безне ишетәдер кебек. Кайвакыт бу дөнья белән мине инде берни бәйләми сыман тоела. “Анда” барып улымны күрәсе, читтән генә булса да аны күзәтәсе килә. Хатыным, уйларымны укыгандай: “Мине калдырып китмә, бәгърем”, – ди.
Исемемне куймыйм. Казан.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|