|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2010 Җәмгыять
“Утырт әле, абый”Көзге яңгырда күшегеп, юл чатында торам: авылдан килешем. Бераздан, пычрак чәчрәтеп, яныма җиңел машина килеп туктады. Тиз генә сумкаларымны урнаштырып, кереп утырдым. Күпмедер китеп, эчемә җылы йөгергәч, юл хакын сорамавым искә төште. Нәфесләре зур булып, “каерып” алучылар да күп, шуңа күпме түлисе икәнен алдан белеп торуың хәерле. – Берни кирәкми, юл уңаеннан ич, – димәсенме машина хуҗасы!
Ялгыш ишетәмме дип торам: ике йөз чакрымга бушлай?! Югыйсә, хәзерге заманда күрше-тирә, таныш-белеш тә яннан выжлап кына узып китә.
Рәхимлек машина йөртүчеләрнең үз араларында да бетә бара икән. Йөк машинасында ерак юллар гизүче шоферның сөйләгәннәрен тыңларга туры килгән иде. Утыз елдан артык руль артында икән үзе.
– Безнең шофер халкында элгәре бердәмлек, дуслык, бер-береңә булышу традициясе яши иде. Язылмаган закон иде бу. Машинасы ватылып, бензины бетеп, яисә башка сәбәп белән юлда калган, бөтенләй таныш булмаган шоферга тукталып ярдәм итәсең. Чөнки икенче юлы үзеңә дә кемнәндер ярдәм кирәк булуы бар. Әле беркөнне күрәм: юл кырында “УАЗ” машинасы кыйшайган. Тормозга бастым. “Кайчаннан бирле кул күтәреп торам, машиналар яннан сызгыртып кына узалар, туңып беттем”, – ди шоферы. “УАЗ”ының пүчтәк кенә бер подшипнигы сафтан чыккан. Миндә нәкъ шундый бар иде, биреп калдырдым. Акча сузган була, алмадым, билгеле. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр ич. Шунысы кызганыч, риясыз, башкаларның кыен хәлдә калуына битарафлык күрсәтмәүче безнең буын шоферлары аз калып бара. Яшьләр андый түгел.
Элгәре көне буе руль борганнан соң, берәр урында шоферларның җыелып, нидер кыздырып-пешереп торганнарын күрсәң, үзең белән бер шешәне кыстырып, шуларга кушылу гадәте бар иде. Бергә ашыйсың-эчәсең, юл мәзәкләре сөйләп көлешәсең. Шул урында курыкмыйча төн кунып та каласың. Хәзер алай түгел, һәркем үз кабинасына бикләнеп тамак туйдыра. Үткән кышта, юлларны кар күмеп, машиналар әллә ничә чакрымнарга сузылган “бөке”ләр әсирлегендә калдылар. Телевизордан карагансыздыр инде. “Машина йөртүчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итү оештырылды”, – дип сөйләделәр шул чакта. Мин дә шундый “бөке”гә эләктем. Беләсезме ул “ярдәм”нең бәясен? Бер стакан кайнар чәй – 40 сум, кечкенә кабартма 100 сум тора иде. Акчаң булмасамы? Биреп торучы, ай-һай, табылыр иде микән?..
Мин еш кына үзем белән термоста кайнар ризык йөртәм. Өйдән алмаган чакта юл буйларындагы кечкенә кафеларга кереп ашыйм. Командировка акчасын тәүлегенә 250 сум бирәләр, бер тапкыр тамак ялгап чыгарга җитә инде ул. Әлеге кафеларның кайберләрендә аш-суның сыйфаты ташка үлчим. Әзер ризыкны суыткычтан алып, микродулкынлы мичтә җылытып бирәләр. Шулай да хәзер яшәргә була. 90 нчы елларда хезмәт хакын да түләмәделәр, кибет киштәләре дә буш иде. Юлда ашказанын алдау өчен өйдән әчетеп тозланган кәбестәне ташып бетердем.
Әйе, нәкъ менә 90 нчы елларда башлангандыр ул машина йөртүчеләр арасында бердәмлекнең таркалуы. Затлы машиналарга утырган хәтәр егетләр барлыкка килде бит ул елларда. Йөк ташучы машиналарга һөҗүм итеп, күпме җанны кыйды алар. Юлларда җиңел машиналар да күбәйде: автобазарлар ачылып, тотылган машина сатып алу мөмкинлеге туды. Бер танышыбыз, әҗәтләргә кереп, “копейка” дип йөртелгән иске генә “Жигули” алган иде. Әмма куанычы озакка бармады. Хәтәр егетләр аны махсус бәрдертеп, имеш, үзләренең шәп машиналарына килгән “зыян өчен” галәмәт зур акча сораганнар. Мондый җинаятьләр күп булды ул заманда. Бичара ир фатирына кергән дә, чарасыздан үз-үзенә кул салган. Артыннан ук бастырып килгән бандитлар аның инде җансыз гәүдәсенә тап булганнар. Эчкерсез, бик ярдәмчел кеше иде мәрхүм. Ярый әле хатынына, балаларына тимәгәннәр теге мөртәтләр.
Таза гәүдәле, киң җилкәле, ике метрга якын озынлыктагы ир шул чорларда “Ока” алды. Ничек сыйгандыр аның эченә? Бервакыт юлда моны шәп машинада утыручылар эзәрлекли башлаганнар: бәрдереп, “син гаепле” дип, акча талау нияте белән. “Ока” эченнән кечкенә буйлы, мескен кыяфәтле ир урынына баһадир килеп чыккач, хәтәр егетләр шүрләп калганнар.
Шофер халкына совет чорындагы туганлык, үзара ярдәмләшү турында сагынып сөйләргә генә калган шул. Әмма рәхимлеләре барыбер очрап куя арада.
Галиябану ХУҖИЕВА |
Иң күп укылган
|