поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.03.2022 Җәмгыять

5 бала әнисе: "Ышанырга, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк һәм һичшиксез, әни булу бәхете елмаячак"

"Шәһри Чаллы" газетасы битләрендә суррогат әниләр турында материал басылган иде. Анда татар кызы Розалия Мәмәтованың суррогат әни булып акча эшләп фатир алуы турында хәбәр ителде.

Розалия бу турыда тәфсилләп сөйли, бу эшкә нәрсә этәргәнен дә яшерми. 
 
Әлеге мәкалә республикада күп бәхәсләр кузгатты. Суррогат әниләр темасына дин әһелләре каршы чыкты. 
 
Ата-ана булу бәхетеннән мәхрүм парларга шәригать белгече Рафыйк хәзрәт Миңнәхмәтов иң элек  Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итәргә куша. Изге Коръәндә хәбәр ителгәнчә, Аллаһ Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә карт көнендә дә балалар бирә.
 
Шәригать белгече сүзләренә караганда, уллыкка бала алып та – ата-ана булу бәхетенә ирешергә мөмкин. «Бу очракта кан туганлыгына якын булган сөт туганлыгы барлыкка килә», – ди хәзрәт.
 
Бу темага үз фикерләрен белдерүчеләр арасында күп балалы әни Альбина Зиатдинова да бар. 
 
– Суррогат ана ул үзе әни була алмаган кешеләр өчен бер дигән мөмкинлек. Минемчә, бу хатын-кызны әни булу бәхетеннән мәхрүм итмәскә ярдәм итә. Тик мин үзем бу адымга беркайчан да бармас идем, чөнки тугыз ай буе карыныңда йөрткән бала белән элемтәләр барлыкка килә, балага карата хисләр уяна башлый. Мин бу баланы чит кешеләргә бирә алмас идем. Бу эмоциональ һәм рухи яктан бик авыр булачак. Ирем дә мондый адымга бармаячак. Күп хатын-кызлар бу эшкә акча эшләү өчен генә баралар, бу беркем өчен дә сер түгел. Тик мондый ысул белән акча эшләүне аңламыйм мин. Бу яктан караганда мин суррогат ана турында тискәре фикердә. 
 
Альбина Зиатдинова биш бала әнисе. Ире белән алар ике ул, өч кыз тәрбиялиләр. Аның иң олысына 20 яшь, кече кызы быел беренче сыйныфка бара. Альбина ханым эшләми, балалар тәрбияләү белән мәшгуль. 
 
Күптән түгел аларның гаиләсе «Ана даны» медаленә лаек булды. Аны Казанда тантаналы төстә тапшырдылар.
 
– Әлеге медальне алу өчен бик күп көч һәм өч ел вакыт китте, – ди Альбина. 
 
Зиатдиновлар гаиләсенең бөтен балалары да талантлы. Нигездә, алар вокал һәм музыка белән шөгыльләнә. Олы уллары бии дә, җырлый да. Төрле конкурсларда, ярышларда катнашып, кызлары да, уллары да призлы урыннар яулап кайталар. 
 
– Мин гомерем буе зур гаилә, күп бала, олы йорт турында хыялландым, – ди Альбина. – Табиблар миңа балагыз булмый дигәч, ышанмадым. Чөнки һәр хатын-кыз табигате буенча ана буларак яратылган. Сабыр булып көтәргә һәм ышанырга гына кирәк. 
 
17 яшендә Альбинага берничә операция ясыйлар. Табибларның диагнозыннан соң, ул бу турыда бик күп өйрәнә башлый, әдәбият укый, мәгълүмат туплый. Ләкин төшенкелеккә бирелергә уйламый да. 
 
– Минемчә, дөньяда әни була алмый торган бер кыз да юк. Кызымның тәрбиячесе 20 ел баласыз яшәгәннән соң, 42 яшендә беренче баласын алып кайтты.  Шуңа күрә ышанырга, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк һәм һичшиксез, әни булу бәхете елмаячак, – ди Альбина Зиатдинова.
 
Чыганак Шәһри Чаллы

Зөһрә ВӘЛИТОВА
Шәһри Чаллы
№ --- | 04.03.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»