поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
03.03.2022 Мәдәният

Татарстанның халык артисткасы Земфира Досаева вафат. Хушлашу Мәскәүдә була

Татарстан Республикасы милли театр сәнгате зур югалту кичерә. 2 март көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнә ветераны, Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаева 85 нче яшендә вафат булды.

Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаева 1937 елның 12 октябрендә Мәскәү шәһәрендә артистлар гаиләсендә дөньяга килә. 1964 елда Казанга чакырыла һәм Республика татар күчмә - бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист булып эшли башлый. 1974 елда А.В.Луначарский исемендәге театр сәнгате институтын тәмамлый.
 
Татар театр сәнгате йолдызы З.Досаева иҗатының беренче көннәреннән үк үзен әйдәп баручы артистка итеп таныта. Ул иҗат дәверендә Фәүзия (“Әнә килә автомобиль” Ф.Яруллин), Нина (“Зарыгып көткәнем” А.Салынский), Галя (“Хыянәтче” А.Макаенок), Әминә (“Шикәрем син, балым син” А.Гыйләҗев),  Хурия (“Ефәк баулы былбыл кош” А.Гыйләҗев), Мәдинә (“Җәяүле Мәхмүт” М.Кәрим), Гайнавал (“Ташкыннар” Т.Гыйззәт), Бану (“Хикмәтле доклад” К.Тинчурин),  Рәсиха ( “Әниемнең ак күлмәге” Ш.Хөсәенов), Гөллия ( “Гармун уйный беләсеңме?” Т.Миңнуллин), Җиһан (“Аршин мал алан” У.Гадҗибәков),  Октябрина (“Аты барның – дәрте бар” Н.Гаетбай), (Р.Хәмид “Исәнлеккә-саулыкка” Мәдинә) кебек югары профессионализм белән сугарылган бихисап рольләр башкарды.
 
Татарстанның халык артисткасы, сәхнә ветераны Земфира Досаева үз геройларын һәрчак тамаша дәвамында үсә барган дәрт, эчке тулылык, психологик дөреслек белән иҗат итте. Аның уенына табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде. 
 
Театр сәнгате тарихында тирән эз калдырган, халык мәхәббәтен, хөрмәтен казанган Земфира Исхак кызы Досаева тамашачылары, замандашлары күңелендә мәңге сакланыр.
 
Мәрхүмә белән хушлашу 2022 елның 4 мартында, Мәскәүдә була. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.03.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»