поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
27.02.2022 Спорт

Канаты яраланган бөркет баласы

… Гүя аяз күктә кояш нурларына коена-коена һавада кошчык уйный. Аның һәр хәрәкәте табигать белән бербөтен гармония тәшкил итеп күзләрне иркәли. Юк, кошчык түгел бу. Бу – зәңгәр бозда гәүдәсен төрле нәфис хәрәкәтләргә буйсындырып, үзен искиткеч җиңел һәм ышанычлы тотып татар кызы Камилә шуа.

Илаһым, биргәч тә биргән бит табигать бу кызга сәләтне. Боз өстендә дөньяга килгән дә, шунда ук биеп тә киткән, күрәсең. Шаяру катыш әйтелгән бу сүзләрдә күпмедер дәрәҗәдә дөреслек тә бар.

Әнисе Алсу кызын фигуралы шууга җәлеп итә һәм аны спортта биек үрләр яуларлык итеп тәрбияли. Моның өчен Камилә кечкенәдән берүк вакытта фигуралы шууга, балетка һәм биюгә йөри. Менә ни өчен, Вәлиева бозда шуганда аның хәрәкәтләре балет элементлары һәм үзенчәлекле бию адымнары белән баетылган. Шуңа күрә аның шууын йөзләрчә күзләр сокланып һәм гаҗәпләнеп күзәтә.

Кайбер мәгълүмәт чыганаклары хәбәренә караганда, Камиләнең балет, бию һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлавы, аның аягы төзелеше үзенчәлеге белән дә бәйләнгән булган.



Камилә Вәлиева спорт күгендә яңа милли йолдыз булып балкый.

Бик кыска вакыт эчендә Олимпия чемпионы (2022, команда ярышы), Ауропа чемпионы (2022), Русия чемпионы (2022, дөнья рекорды 283.48 балл), Skate Canada 2021 һәм Rostelekom Cup 2021 Гран-при этаплары җиңүчесе, Finlandia Trophy 2021 ярышының җиңүчесе, Русиячемпионатының көмеш медаленә (2021) лаек булды. Бу даталарга кадәр булган күркәм җиңүләрен санап тормадым.

Яшәешне бар итүче һәм тотучы илаһи көчләр юкка гына бу баланы бөек әдибебез Габдулла Тукай туган көнне, татарның рухи башкаласы Казаныбызда җир йөзенә яратмагандыр. Кыз бала бар тереклек уянганда дөньяга аваз салган. Бу – яхшы билге һәм аның алдагы тормышына матур күзаллау.

Камилә – камил дигәнне аңлата. Бар яктан килгән, булган һәм камил. Димәк, нинди генә эшләрне дә җиренә җиткереп, менә дигән итеп, иң югары дәрәҗәдә башкара.

Пекинда узган Олимпия уеннары Камилә Вәлиева өчен каты көрәш мәйданына әйләнде. Ничәдер көнгә Камилә Вәлиева һәм аның тирәсендә әйләнгән шикле допинг нәтиҗәләре барлык дөнья матбугатын үзенә тартты. Бу хәлгә көенүчеләр дә, сөенүчеләр дә, аяк чалырга тырышучылар да булды. Әмма барлык татар халкы Камилә өчен чын күңелдән борчылды. Нәрсәләр генә язмадылар, фидакәрь кызга, берничә көн дәвам иткән нерв киеренкелеге Камиләнең чыгышында чагылмый калмады.

Кайдан килеп чыккан соң бу Камилә Вәлиеваның организмындагы тыелган дару? Әлеге даруны үги әтисенең атасы куллана икән.

Алтынга пычрак буялмый, ди. Спортчы татар кызын бу булган- булмаган шикле допинг тарихы шактый рухи изде. Әмма сындырмады дип уйлыйм.

Камилә Вәлиеваның дүртенче урын алуының җитди сәбәпләре бар. Төн буе аңардан допинг буенча сорау алганнар.

Шулхәтле авыр һәм начар хәбәр булды бу. Йөрәкләр әрнеде, күзгә яшь тулды. Күңелләргә хәбәр авыр таш булып ятты.

Әмма күңелдә бер өмет. Әлеге шактый ямьсез һәм гаделсез вакыйга Камилә Вәлиева тормышында киләчәктә очрарга мөмкин булган күңелсезлекләрне кисәтүче тәҗрибә булсын.

Хакыйкать хакына шунысын әйтергә кирәк. Мәскәү урамнарында “Камилә без синең белән!” дип язылган фигуристка рәсеме төшерелгән баннерлар һәм реклама калканнары барлыкка килде.

Тагын шунысы билгеле булды. Һәр чыгышы алдыннан Камилә Вәлиева бисмилла әйтеп, дога укып чыга икән.



Камилә Вәлиеваның тренеры һәм укытучысы Этери Тутеридзе бу хәлләрне бик авыр кичерде. Мөмкин кадәр Камиләне юатырга, рухи яктан аны тынычландырырга, киләчәккә өметләндерергә тырышты.

Олимпиадада Камилә Вәлиева дүртенче урынны алуга карамастан, Дәүләт Думасында аңа хөкүмәт бүләген тапшырырга тәкъдим иткәннәр.

Әлеге язманы басып утырганда телевизордан Камиләне күрсәттеләр. Ул үзенең яраткан боз мәйданында, бернәрсә булмагандай, күнегүләр ясый, күзләрне иркәләп шуа.

… Гүя аяз күктә кояш нурларына коена-коена һавада кошчык уйный. Кошчык түгел, бу безнең татар кызы Камилә Вәлиева бозда шуа.

Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 27.02.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»