|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2022 Сәясәт
Владимир Путин: "Сугыш беркемгә дә кирәкми"15 февральдә Германия канцлеры Олаф Шольц Русия президенты белән сөйләшүләр алып бару өчен Мәскәүгә килде. Очрашулар нәтиҗәсе буенча немец хөкүмәте җитәкчесе Русия гаскәрләрен чик буеннан алуны яхшы билге дип бәяләде. Ул Евросоюздагы союздашлары һәм НАТО партнерлары белән гомум хәвефсезлекне ныгыту адымнары турында сөйләшергә әзер булуын белдерде. Шольц Русия белән сөйләшүләрнең Европада хәвефсезлек һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ) кысаларында килешенгән үзара аңлашу рухында алып барылачагына ышандырды. 4 сәгать буена барган сөйләшүләрдән соң сәясәтчеләр матбугат киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә алар Европада сугыш чыгу ихтималлыгы турында җиңелчә бәхәс корып алдылар. Канцлер бүгенге буын Европада сугыш чыгуын күз алдына да китерә алмый диде. Путин исә Европада булган сугышка күптән түгел генә дөньяның шаһит булуын әйтте. Ул сугышны Югославиядә НАТО чыгаруын искә төшерде. 15 февральдә Дәүләт Думасы депутатлары үзләрен халык республикалары дип атаган Донецк һәм Луганскины тану буенча президент Владимир Путинга мөрәҗәгать иттеләр. Депутатлар фикеренчә, Донбасста 800 меңгә якын Русия гражданнары яши һәм Конституциягә ярашлы Русия аларга ярдәм күрсәтергә тиеш. "Бу Минск килешүләрен боза" дип, Шольц бу тәкъдимгә тәнкыйть күзлегеннән каравын белдерде. Соңыннан Евросоюз дипломатиясе җитәкчесе Жозеп Боррель һәм Франция президенты Эммануэль Макрон шундый ук фикер белән чыгыш ясадылар.
Украина Дәүләт Думасының бу тәкъдимен бөтенләй танырга җыенмавын белдерде. Владимир Путин исә Дәүләт Думасында Донбасска теләктәшлек күрсәткән сайлаучылар фикеренә таяналар һәм алар төбәктәге хәл-вакыйгаларның яхшы якка үзгәрүенә өметләнәләр диде. Ул Донбасс проблемалары Минск килешүләрен гамәлгә ашыру шартларында хәл ителәчәген таныды һәм депутатлар тәкъдимен хуплавын да, кире кагуын да белдермәде.
Владимир Путин хәвефсезлек өлкәсендә Мәскәү сәясәтен ни-нәрсә билгеләячәген әйтте. "Русиянең арытаба нинди эш-гамәлләр кылачагына килгәндә. План буена. Ул ничек билгеләнәчәк соң? Урыннардагы чынбарлыктан чыгып. Реаль хәл-вакыйгалар ничек булачагын кем алдан әйтә ала. Әлегә беркем дә. Ул бер безгә генә бәйле түгел", -диде.
Шольц Европада хәвефсезлекне Русия белән берлектә генә тәэмин итеп була дип белдерде.
Фото: кремлин.ру
--- |
Иң күп укылган
|