|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2022 Шоу-бизнес
Азат Фазлыев: “Без, авыл кешеләре - барыбыз да бизнесменнар”Җырчы Азат Фазлыев авыл халкы бер хезмәт хакына гына яши алмый, барысы да, тегеләйме-болаймы, эшкуарлык белән шөгыльләнә, дигән фикердә. Моңа мисал да китерә. "Безнең нәселдә бизнесменнар юк, димәк, миңа ничего не светит", - элек мин гел шулай фикер йөртә идем. Мин генә түгел, күпләр шулай дип уйлый икән.
Кайчандыр мин Мәүлетов урамындагы базарда бәрәңге саттым. Авылдан уңышны җыеп алгач, артыгын шәһәргә алып китә идем. Әле бер түгел, хәтта ике бакча бәрәңге утырттык. Ит сатып акча эшләр өчен күпләп мал асырый идек. Әни шәл бәйләп сата иде.
Миңа калса, авылда бер генә зарплатага яшәүче кеше юк. Төшенсәң, бу бит инде бизнес! Без, авыл кешеләре - барыбыз да бизнесменнар. Һәм эшкуарлык - ул безнең каныбызда”, - ди җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|