|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2022 Сәясәт
Игорь Носов белән хушлашу Мәскәүдә һәм Иннополиста узачакКичә вафат булган Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе генераль директоры Игорь Носовның җәсәден хушлашу өчен Иннополиска да алып кайтачаклар. «Иннополис» махсус икътисади зонасының элеккеге генераль директоры Игорь Носов белән хушлашу 9 февральдә Мәскәүдә Троекурово матәм йортының Зур Тантаналы залында — Рябиновая урамы, 24 йорт, 1 нче бина адресы буенча уза.
Бәхилләшү вакыты 15.00-16.00 сәгатькә билгеләнгән. Мәрхүм белән хушлашырга Игорь Носовның якыннары һәм хезмәттәшләре киләчәк. Элемтә өчен: Станислав Мавлютшин (+79372991444) һәм Татьяна Михайлова (+79857820921).
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, хушлашуны оештыручылар Игорь Носовны Иннополиска алып кайтачак, 10 февральдә хушлашу мәрасиме иртәнге сигездән тугызга кадәр Попов исемендәге технопаркның конференц-залында була. Бирегә Казаннан автобуслар иртәнге җидедә Үзәк стадион яныннан китәчәк. Иннополистан автобуслар Казанга 8.45 сәгатьтә кузгала. Элемтә өчен: Станислав Мавлютшин (+79372991444) һәм Ришат Ханнанов (+79172935410).
Игорь Носовны 10 февральдә 12.00 сәгатьтә Казанның Арча зиратында җирлиләр.
Фото: Реальное время
--- |
Иң күп укылган
|