поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.02.2022 Шоу-бизнес

Ләйсән Мәхмүтова: "Менә хурлык, ил алдында оят, Бабай да карап тора"

Ләйсән Мәхмүтова үзенең инстаграмында Минтимер Шәймиев белән төшкән фотосын урнаштырып, моннан 16 ел элек булган кызыклы хатирәләр белән уртаклашкан.

- Ник монда минем яулыгым кыек дисезме? Бу фото бик көлкеле хәлгә бәйле. 2006 ел. Төрле илләрнең яшерен хезмәтләренең ниндидер бик олы киңәшмәсе Татарстанда үтә, башында – Патрушев. Әлбәттә, җәй көне кунакларга иң матур татар бәйрәме Сабантуйны күрсәтми була мени? Зеленодольск янында ярышлар, концерт һәм олы кунакларның ялын оештырыр өчен махсус мәйданчык төзеделәр. Иртә таңнан барлык артистларны, шул исәптән безнең «Зөләйлә» төркемен дә, паспортларны тикшереп, территориягә керттеләр.

Программа зур иде, чыгышыбызны көткән арада без ашап та, йоклап та алырга өлгердек. Көтеп арыгач, мәйдан тирәли киттек. Фотоларга төшә-төшә, капчык белән уйнап сугышкан арада яныбызга Бабай җитәкчелегендә кунаклар төркеме килеп басканны сизми дә калганбыз. Аны күрүгә, мин ашагып бүрәнәдән шуып төшә башладым, ләкин ул туктатты: «Төшмә әле, туктап тор», – диде һәм бер кунакка – кореялыга – әйдә, килегез, сез дә капчык белән сугышып карагыз, дип ишарәләде. Теге ир-ат, ике дә уйламый, минем янга менеп утырды. Мин үземчә уйлыйм инде, миңа бер-ике тапкыр җиңелчә генә суккандай итәр инде бу, мин кыз кеше бит, ни дисәң дә. Ә ул капчыкны алды да мине чын-чынлап төяргә тотынмасынмы! Үзе шат, ул минем җырчы икәнемне белми бит, милли кием кигән махсус спортсменка, мәзәк ясар өчен утырам дип уйлагандыр инде.

Сизәм: эшләр шәптән түгел, озак утырып тора алмам, абзаң мине бар көченә дөмбәсли, биткә дә, башка да тондыра, көчкә утырам. Үзем уйлыйм: хәзер егылып төшәм, менә хурлык, ил алдында оят, Бабай да карап тора, бөтенесе төшереп тора, бер көтү халык бу сугышның ни белән бетәсен түземсезләнеп көтә. Бүрәнәдә утырам, дулкынланудан тирләп чыктым, башымдагы яулык көчкә эләгеп тора, кыяфәтем кошмар, үз-үземне сүгәм, нәстәгә мендем, юләр, хәзер әйләнеп төшәм дә шулай аякларымны өскә күтәреп асылынып калам бит – бик куркыныч күренеш була! Миңа бәхет елмайды: кореялының чираттагы кизәнүендә мин җаен табып аңа капчыгым белән тондырдым, һәм ул, нәкәнис, егылып төште. Безнекеләр сөенеп кычкыра башладылар, калганнар көлделәр... Кыскасы, мир, дружба, жвачка. Барысы канәгать, бигрәк тә мин – уф, утырып кала алдым бит тәки. Шәйми Бабай кочаклады, аркамнан сөеп алды: «Булдырдың». Менә шуңа да шундый идеаль булмаган фото. Мдә, шәп вакытлар иде, рәхәт, сагынам, - дип яза җырчы.

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»