поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.02.2022 Сәясәт

Төрле ялган хәбәрләр йөри: Казан Кремле мәсьәләгә ачыклык кертте

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 3 февральдә Казан Кремлендә үткәрелгән брифингта республикадагы сәяси һәм социаль яңалыклар белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде.

Авиация заводын ни эшләтергә җыеналар?
 
Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров бу атнада Татарстанга эш визиты белән килә.
— Федераль министр Татарстан Президенты белән очрашачак. Горбунов исемендәге Казан авиация заводына бару планлаштырылган. Ту-214 пассажир очкычларының төрле модификацияләрен һәм Ту-160М очкычларын күпләп җитештерү, авиация заводының эшчәнлеген үстерү турында сөйләшүләр булачак. Яңа конструкциядәге Ту-160 очкычы быелның 12 гыйнварында тәүге очышын ясаган иде, - диде Лилия Галимова.
 
Яшь галимнәргә теләктәшлек
 
 Галимнәрнең бәйрәме якынлаша, киләсе атнада- Фән көне. Шушы уңайдан, Татарстан Президенты Казанның физика-технология институтына бара.
 
— Рөстәм Нургалиевич республикада фәнне үстерүгә нык әһәмият бирә, яшь галимнәргә теләктәшлек күрсәтә. Президент студентларның фәнни-техник эшләре белән танышачак, - диде Лилия Галимова.
 
Татарстан дөньялыктан читтә түгел
 
— Татарстан аерым мохитта яшәми, шунлыктан авырулардан качып булмый. Дистәләрчә кеше карантинда, - дип аңлатма бирде Лилия Галимова коронавирус мәсъәләсендә. - Республикада 15 мең медицина хезмәткәре коронавируска каршы эшли, аларга 4 мең волонтер да ярдәм итә. Медицина учреждениеләренә көн саен 18 мең шалтырату кабул ителә. Сәламәтлеккә игътибарлы булу, санитар саклану зарур. Ашыгыч медицина хезмәтендә дә хезмәткәрләрнең 20 проценты авырый.
 
Лилия Галимова сүзләренә караганда, республикада эпидемиологик хәл контрольдә тотыла, оператив штаб эшли. Әгәр хәл катлауланса, койка-урыннар резервы ягъни өстәмә урыннар булдырылган. Татарстан Хөкүмәте читтән торып эшләү режимына күчми.
 
Дәваханәләрдә планлы кабул итү туктамаган
 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларга планлы медицина ярдәме күрсәтү эшен туктатмау бурычы йөкләгән.
— Планлы ярдәм нинди генә хәлләрдә дә дәвам итәчәк. Ләкин, бала медицина учреждениесендә авыру йоктырырга мөмкин. Моны булдырмау чаралары күрелә. Агымдагы ярдәм онкологик һәм шикәр диабеты белән авыручыларга да күрсәтелә, - диде Лилия Галимова. Димәк, авырмаган балаларга гадәти профилактика ягъни билгеле бер вакыттан соң медицина күзәтчелеге узу гамәлдә.
 
 Балаларга вакцина кадала
 
 Республикада 3 февральгә 502 балага вакцина кадалган.
— Рөстәм Нургалиевич игътибар иткәнчә, балаларга вакцина, фәкать, ата-аналарның язмача рөхсәтеннән соң гына ясала. Ата-аналардан заявкалар керү дәвам итә. Татарстанга балалар өчен коронавируска каршы тагын 200 мең вакцина кайту көтелә. Мәктәпләрдә укуларны дистанцион рәвешкә күчерү турында сүз бармый, уку процессы дәвам итә, - диде Лилия Галимова.
 
  Җәмигъ мәчете “имеш-мимешләре”
 
 Кайбер мәгълүмат чаралары “Казанда Җәмигъ мәчете Казансу буендагы “Кырлай” паркы урынында төзеләчәк”, дигән хәбәр таратты.
— Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә беренче ташны салу быел Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу бәйрәм чаралары кысасында үткәреләчәк. Мәчет төзелеше өчен күп урыннар карала. Проектка бәйле шәһәр төзелеше һәм экология экспертизасы шактый вакытны ала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәчет өчен урынны ашык-пошык билгеләүне хупламый, ул иң кулай вариантны табу яклы, чөнки булачак Җәмигъ мәчете гадәти генә корылма түгел. Казанның Җәмигъ мәчете Казансу буендагы “Кырлай” паркы урынында төзеләчәк икән дигән хәбәр дөреслеккә туры килми, бу бер күзаллау гына әле, - диде Лилия Галимова.
 

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 03.02.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»