|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2022 Җәмгыять
Игелек иясе Әсгать Галимҗановка багышланган китап дөнья күрдеКүптән түгел генә «Изге җан». Лучший из нас» дигән китап дөнья күрде. 400 биттән торган, татар һәм урыс телләрендә басылган бик тә саллы китап заманыбызның бөек хәйриячесе Әсгать Галимҗановка багышланган. Китапка кереш сүзендә республикабызның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев болай дип яза: “Әсгать Галимҗанов – Образ, ул – бердәнбер, аңа тиңнәр хәзергә юк әле. Ул үзенчәлекле бер күренеш. Хәйриячеләр арасында аның кебек кешене әлегә очратканым юк. Гомумән, аның кебек булу мөмкин микән? Әлбәттә, тырышырга, омтылырга була... Ләкин без арабызда кем яшәп киткәнен ахыргача аңлый алмадык әле, аның игелекле гамәлләренең тирәнлегенә төшенеп җитмәдек. Әмма иманым камил: дөньялар үзгәргән саен, без аның кешеләргә ярдәм иткәндәге ихласлык һәм риясызлыгы кадерен ныграк беләчәкбез. Күңеле нәрсә куша, шуны тормышка ашырып яшәде ул. Әсгать Галимҗан улы үзенең изге гамәлләрен бик тыйнак бәһали иде, шулай да мин аны исән чагында ук һәйкәл куелуга лаек дип саныйм. Ул безнең арада шушы һәйкәлдәгечә – балалар төялгән арбаны киләчәккә алып баручы игелекле абзый булып мәңгегә калачак. Без бу һәйкәлне өлешчә аерым бер кешегә генә түгел, Хәйрияченең җыелма образына куйдык. Олы рәхмәт хисләре белән ихлас күңелдән. Әсгать кешеләрне ярата иде. Ул арабызда – иң яхшысы”. Китап нигездә игелек иясе хакында төрле елларда матбугатта дөнья күргән язмалардан, фоторәсемнәрдән тора. Арада “Татарстан яшьләре” газетасында басылганнары да бар. Чыннан да, без дә Әсгать абый, аның игелекле эшләре хакында байтак яздык. Чыннан да, үзе әлләни мул тормышта яшәмәсә дә эшләп тапкан акчасына балалар йортына сиксәнләп машина бүләк итүче, башка төрле хәйрия чараларына берничә миллион сум акчасын жәлләмәгән бөек хәйрияче хакында мондый китап күптән дөнья күрергә тиеш иде. Аллага шөкер, үзе исән чагында ук Казаныбызның иң матур урыннарының берсендә аңа һәйкәл куярга өлгердек. Мин Әсгать абый белән якыннан таныш идем, аның өендә дә булырга, тирә-юнендәгеләр белән дә аралашырга туры килде. Шул күзәтүләрдән чыгып бер әйберне төгәл әйтә алам: Әсгать абый изге гамәлләрен кемнәрдер күрсен, матбугатта язып чыксын өчен башкармады, ә чын күңеленнән, ихластан эшләде. Бүген күпләр акчага табынган һәм бер тиен өчен анасын сатарга әзер заманда гади бер кешенең әлеге изге гамәлләре күпләргә аңлашылып бетми. Шуңа да аның хакында тулы түгелдер ул диючеләр дә шактый. Күреп торабыз: соңгы вакытта бармакка бармак та сукмыйча гына бай, рәхәт тормышта яшәргә хыялланучы буын барлыкка килде. Әлбәттә, моңа күпмедер дәрәҗәдә матбугат һәм телевидение дә үз өлешен кертте. Әйтик, “Поле чудес”, “Слабое звено”, “Как стать миллионером” дигән тапшыруларда катнашучылар берничә минут эчендә өеп бүләкләрен дә алалар, акчаларын да дигәндәй, ә гомере буе эшләүчеләр һаман да, кем әйтмешли, ярык тагарак янында яши бирәләр. Ә менә Әсгать абый гомере буе иртәдән кичкә кадәр хезмәт куеп, шуннан килгән кеременнән мохтаҗларга өлеш чыгарып яшәп күпләргә үрнәк күрсәткән шәхес.
Әйе, күпләр аны сәер кеше дип атадылар. Ә мин үзем шәхсән хыялый дип атар идем. Бервакыт ул миңа Казандагы үзе даими ярдәм итеп килгән беренче балалар йортының ишегалдына тәрбияче хатын-кыз һәйкәле ясарга хыяллануы хакында сөйләгән иде. Тәрбияче кырыена балалар, әкият геройлары куеп. Хәтта ул скульпторга акча түләп аның эскизын да ясаткан булган, әмма рөхсәт итмәгәннәр.
Тагын бер хыялы хакында әйткән иде ул миңа. Балалар йортларын шәһәр уртасында түгел, ә күл буйларына, урман-болыннарда төзергә кирәклеге хакында. Шунда ук атлар, куян фермалары булдырып. Балалар иркенлекне тоеп, хайваннардан мәрхәмәтлелеккә өйрәнеп, дөньяга явызланып түгел, ә кешеләргә игелек кылырлык булып үссеннәр дип хыялланды ул.
Әсгать абый кебек изге кешеләре очратсагыз – гаҗәпләнмәгез. Чөнки ярдәмгә мохтаҗлар гына түгел, ә дөнья тулаем шулар җилкәсендә бара.
Ошбу китап әнә шундый изге җаннарның берсе хакында.
Атлас ГАФИЯТОВ |
Иң күп укылган
|