поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
26.01.2022 Дин

Инстаграмдагы сүзләребез өчен теге дөньяда җавап тотарга туры килмәгәе

Тормышыбызны интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Социаль челтәрләргә дә көннән-көн ныграк берегәбез. Чөнки ул иң беренче чиратта аралашу чарасы. Бик күпләр өчен акча эшләү мөмкинлеге дә. Белем алу һәм шул ук вакытта белем тарату юлы да дип әйтергә була. Иҗат итү, хәйриячелек белән шөгыльләнү мөмкинлеген дә бирә ул.

Яхшы нияттән кулланган очракта уңай якларын санап бетергесез һәм алар Ислам дине кануннарына да каршы килми. Әмма гел шулай гына булып тормый шул. Бер ялгыш хәбәр яки пост бик күпләрне адаштырырга да мөмкин. Виртуаль дөньядагы сүзләребез өчен теге дөньяда җавап тотарга да туры килмәгәе.
 
Иске Таш мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән шул хакта сөйләштек.
 
– Хәзрәт, ватсапка хәбәрләр гел килеп тора. Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә дигәнне бик яхшы белсәк тә, теге кайнар хәбәрне тизрәк бүлешәсе килә бит. Шунда ук экранга бер басып куябыз да, хәбәр төркемнәргә тарала. Ә ялган хәбәр була калса, моның өчен гөнаһлы булмыйбызмы?
– Коръәндә, нинди генә хәбәр ишетсәгез дә, аны башта тикшерегез, дип әйтелә. Дөреслегенә инангач кына сөйләргә ярый.
 
– Ватсапта дини эчтәлектәге хатлар йөри. Аларның ахырында: «Бу хәбәрне ун кешегә җибәрсәң, икенче көнне үк яхшы хәбәр алырсың. Җибәрмәсәң, бәла-каза киләчәк», – ише сүзләр дә языла. Мондый хатларны шәригатькә туры килә дип әйтергә буламы?
– Аларның диндә бернинди дә катышы юк, ялган хәбәр таратып, кешеләрне адаштыру гына ул.
 
– Дини язмаларга комментарийлар язучылар “амин” дигән сүз артына ике кулның учын бер-беренә терәтеп куелган смайлик калдыралар, дини кешеләрнең бу күбесенә ошамый. Дога кылгандагы кебек күтәрелгән ике кул рәвешендәге смайликка алыштырырга кушып язалар. Алар никадәр хаклы?
– Замана бик тизләште, шуңа да сүзләрне язып утырганчы дип, аларны смайликка гына алыштыра башладык. Әмма бер хәдистә: “Әгәр дә сезгә берәр яхшылык кылынганнан соң, Аллаһ үзеңә хәерлесе белән кайтарсын, дип әйтсәң (яки язсаң) моның әҗере никадәр зур икәнен белсәң, гел шул сүзне кабатлап кына торырга теләрсең”, – диелгән. Аның гарәпчәсе: “ҖәзәкәаЛлаһу хайран”. Смайлик куярга теләсәгез, сез әйткән икенчесен кую дөрес була.
 
– Социаль челтәрләрдә дини төркемнәргә реклама куюга каршы чыгучылар да бар. Имеш, дини язмалар янында реклама урынсыз. Төркемне алып баручының акча эшләргә омтылуы дингә каршы килмидер бит?
– Рекламаны куярга мөмкин, әмма ул дини кануннарга каршы килергә тиеш түгел. Шул ук реклама блогерга да, төркемгә язылучылар өчен дә файдалы була ала. Тик реклама куелганда, күп кенә язылучылар төркемнән китәргә дә мөмкин. Шуңа күрә контентка карап эш итү дөрес.
 
– Билгеле кешеләр һәм блогерларга төрле эчтәлектәге комментарийлар язалар. Ямьсез итеп язучылары да бар, әлбәттә. Кемдер моны көнләшү дип карый. Икенче яктан шул блогерлар мактанышалар да, аннары начар сүзләр язасыз, дип үпкәлиләр...
– Ниятең нинди бит. Көнләштерү өчен куйсаң, чынлап та көнләшәләр. Әмма ниятең никадәр яхшы булса да, хэйтерлар да җитәрлек. Бу инде тәрбиясезлек, кеше уңышына шатлана белмәү. Кызганычка, кара көнчелек – безнең халыкның зур чире.
 
– Социаль челтәрләргә фотолар куюга ничек карыйсыз?
– Минемчә, ул замана таләбе, бүген фотосыз бер эш тә бармый. Тик ниятең дөрес булу мөһим.
 
– Лайк артыннан куып, язылучыларның санын арттыру максатыннан ниләр генә кыланмыйлар. Сез бу рәвешле популяр булуга омтылуга ничек карыйсыз?
– Кем социаль челтәрдә юк, ул кеше бүген медиакиңлектә юк. 5-10 елдан соң бу сораулар гомумән төшеп калачак. Барлык бизнес, реклама монда күчәчәк. Кем өлгермәде, ул бик нык артта калачак. Шуңа күрә популяр булып, үзенең сәләтен файдага әйләндерә ала икән, мин моңа уңай карыйм. Тик әхлакый кысалардан чыкмый гына.
 
– Селфи ясау өчен краннарга, йорт түбәләренә менгән яшьләрнең егылып үлүләре турында да ишетәбез. Кыямәт көнендә бу рәвешле үлүчеләрдән нинди сорау булачак?
– Алар үзен-үзе үтергән хөкемдә булачак. Үземнең дә, әниләренең мөрәҗәгате белән, күп кенә үсмерләрне бу адымнан туктатканым булды.

– Интернетта озаклып утырып, вакытыбыз да бушка узды дигән сүз. Ә вакытны ничек уздыруыбыз турында үлгәч соралачакбызмы?
– Кыямәт көнендә кешедән иң беренче эш итеп намаз турында сораячаклар. Намаздан соң икенче сорау – гомереңне нидә үткәрдең? Бу дөньяда һәр нәрсә ике яклы. Җаның – пакь, калебең сәламәт булса, интернеттан бик күп файда алырга мөмкин, бозык булсаң, төпкә дә бик тиз төшәрсең.

– Хәзрәт, сез үзегез дә инстаграмда актив. Көненә күпме вакытны социаль челтәрләрдә утырасыз?
– Минем социаль челтәрләрдә администраторларым бар. Аларга идеяләр генә җиткерәм. Шуңа да иң күбе 1 сәгатьләп вакыт китә.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.01.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»