|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2022 Хәвеф-хәтәр
Берсе генә исән килеш табылганТуймазы районының Көек-Тамак авылы янында, урман ягына таба хәрәкәт иткәндә, ике ир-ат югалган. Әлеге вакыйга турында хәбәр кичә 21:45 сәгатьтә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенә килде. Эзләүләргә Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан дәүләт комитеты коткаручылары һәм полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Медиклар җибәрелгән. 1976 елгы ир-ат юл читендә табылган. Аны табиблар караган һәм өенә амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.
1984 елгы икенче ир-атны урманда үле килеш тапканнар.
Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен хокук саклау органнары билгели.
Фото: социаль челтәрдән.
--- |
Иң күп укылган
|