поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
25.01.2022 Авыл

Авылда ут та, җылылык та юк

Тукай районы Әҗмәкәй авылы Чаллыдан нибары 11 чакрым ераклыкта урнашкан. Шуңа җәен биредә бакчачылар аеруча күп яши. Кыш көне гомер кичерүчеләр саны 300 ләп. Тик тормыш өчен шартлар гына юк. Авылга һаман газ кермәгән. Шунлыктан йортларны электр белән җылытырга туры килә.

Ә декабрь уртасында икенче тапкыр әҗмәкәйлеләр 7 сәгать караңгыда һәм суыкта утырырга мәҗбүр булган. Хәтта кайбер өйләрдә көнкүреш техникасы сафтан чыккан. Яшь балалары булган гаиләләр, нишләргә белмәдек, ди.

— Безнең җылылык электрга көйләнгән, — дип сүз башлады Эльвира Газизова. — Җиде сәгать шактый вакыт бит. Ашарга пешерә алмыйсың, суыткыч та эшләми. Шундук җылы киемнәр кидек. Күршеләр, аяклары туңгач, итек киеп йөргән.

Әҗмәкәйлеләр беренче тапкыр гына электр энергиясез калмый. Элек тә шәм яктысында утырганнар. Хәзер күпләр килгән зыянны исәпләү белән мәшгуль.
 
— Атна буе шушы хәл, — ди Әҗмәкәйдә яшәүче Рөстәм Хәмәдуллин. — Бер көнне 2 сәгатькә ут бетсә, хәзер 7 сәгать булмады. Электр техникасы ватыла башлады.
 
— Утны сүндерүләре булды, скважина насосыбыз янып чыкты, — дип борчуы белән Нурия апа Әхиярова бүлеште. — Аптырагач, яңага алыштырдык. Ә хәзер җылылык казаны эшләми.
 
Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Рамил Адиев биредәге проблемаларны белә. Ләкин аларны чишү миннән генә тормый, ди.
 
— Подстанцияләр 200 %ка эшли, шунлыктан электр линияләренең көче җитми, — ди авыл җирлеге башлыгы. — Яңа гына өй төзи башлаган кешеләр дә күп. Еш кына 500 кВтлы зур егәрлектәге техника кулланалар. Билгеле, моңа бернинди линия дә чыдамый.
 
“Челтәр компаниясе”ндә белдерүләренчә, утның бетүе трансформатор подстанциясендәге электр линияләренең тиешеннән артык эшләве белән бәйле. Утны үз белдеге белән кушучылар да бар дип аңлаттылар. Алар шуңа өстәп, ут урлый икән.
 
— Мондый хәл бүтән кабатланмасын өчен, трансформаторны алыштырырга һәм егәрлеге көчлерәкне куярга кирәк дигән карарга килдек, — ди “Челтәр компаниясе” җәмгыятенең Чаллы филиалы директоры Эдуард Шаронов. — Әгәр кешеләрнең көнкүреш техникасы ут бетү сәбәпле ватылган икән, чыгымнарын каплаячакбыз. Моның өчен аларга “Энергосбыт” оешмасына дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
Тукай районы прокуратурасы, Әҗмәкәй авылында берничә тапкыр ут бетү сәбәпле, тикшерү башлаган. Электрдан рөхсәтсез файдаланучыларны ачыклаганнар, аларга карата тиешле чаралар күреләчәк, дип белдерделәр.
 

Руслан ХӨСНЕТДИНОВ
Ирек мәйданы
№ --- | 25.01.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»