|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2022 Ана теле
Туган телгә мондый "реформа ясау" кирәкме?Һәр телнең дә сүзлек составында күпмедер күләмдә чит тел сүзләре дә урын алып тора. Телгә алынма сүзләр кабул итүдә һәм аларны куллануда билгеле бер принцип сакланырга тиеш. Чит телдән сүз, тиешле төшенчәне белдерү өчен, туган телнең моңа яраклы үз сүзе булмаганда һәм аны телнең үз хәзинәсе җирлегендә ясау мөмкинлеге дә булмаган очракта гына алына. Теге яки бу төшенчәне, мәгънәне телнең үз чарасы ярдәмендә тәгъбир итәргә мөмкин була торып та, башка тел сүзе куллану туган телнең сөйләм кагыйдәләрен (нормаларын) бозу булып санала. Хәзер телебездә рус алынмаларын, шулар белән бергә халыкара сүзләрне дә, татар теленең искергән яки искерә барган сүзләре, шул исәптән гарәп-фарсы алынмалары белән алмаштыру тенденциясе чагылыш таба. Бу күренешнең уңай ягы белән бергә тискәре ягы да бар. Уңай ягы шул: татар теленә рус сүзләренең артык күп үтеп керүенә саклык, чама хисе белән карый башладылар. Тискәре ягы шунда: туган телне сафландырырга, чит тел сүзләреннән арындырырга дигән изге ният кайбер очракларда чамасызрак гамәлгә ашырыла, ягъни телдә инде күптәннән кулланылып килгән, халык тарафыннан үзләштерелгән рус алынмаларын һәм халыкара сүзләрне тел ияләренә аңлаешсыз, искергән, кайчандыр иске әдәбиятта кулланылса да, хәзер инде халык теленнән төшеп калган сүзләр белән алмаштыру омтылышы хөкем сөрә. Шул ук вакытта сөйләм телендә һәм әдәби телдә дә — газета-журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында, кайбер китапларда — тиешле төшенчәне белдерерлек үз сүзләребез яки телебездә алар кебек үк нык үзләштерелгән гарәп һәм фарсы сүзләре була торып та, рус сүзләрен урынсыз куллану күренеше бар.
Рус алынма сүзләрен ялгыш куллану очракларын карап китик:
“Илне катастрофага алып килү” (дөресе — “Илне һәлакәткә алып килү”) .
“Күп гаиләләрне свежий һавага чыгара алдык (“...саф һавага чыгара алдык”) .
“Ашламаның эффектлылыгына ирешү өчен...” (“Ашламаның нәтиҗәлелегенә ирешү өчен...”) .
“Балалар махсус занятиеләр вакытында...” (“Балалар махсус дәресләр вакытында...”) .
“Казан шәһәрендәге йортның бер долясы сатыла” (“...бер өлеше сатыла”) .
“...5 миллион сумлык продукция реализацияләнә” (“...продукция сатыла”) .
“Ул мәктәптә математика кружогы алып бара» (“...математика түгәрәге алып бара”) .
Бүгенге татар мәгълүмат чараларында урынсыз (кирәксезгә) кулланылган рус алынма сүзләренең кайберләре:
Планлы фальш (планлы ялган, алдау, уйдырма), пленга төшә (әсирлеккә эләгә), милләтара конфликт (милләтара низаглар), регулирлау (җайга салу), халыкара арена (халыкара мәйдан), яшьләр вожагы (яшьләр җитәкчесе), офицер званиесе (офицер исеме), җир службасы (җир хезмәте), патронаж (ярдәм), иудачылык дине (яһүд дине), эффектив рәвештә (нәтиҗәле рәвештә), алгы позицияләрдә (алда), шок булды (өнсез калды, шаккатты һ.б.), бюджеттан компенсацияләнә (бюджеттан кайтарып бирелә), лицевой счет (шәхси счет), самооблажение акчасы (ирекле җыелган акча), натураль мех (чын мех), функция (вазыйфа), автопоилка (автоэчергеч), травма (имгәнү), ретро (элекке, иске фасон), официаль (рәсми), импортлана (чит илдән алына, кертелә), бутылка (шешә), профессия (һөнәр), газетаның бер номеры (газетаның бер саны), җитештерү сфералары (җитештерү өлкәләре), шул моментта (шул чагында), период (чор, дәвер), бәрәңге плантацияләре (бәрәңге басулары), жнейка (урдыргыч), специалист (белгеч), техник средство (Техник чара), учетка алу ( исәпкә алу), лестничество (урманчылык), кытай кухнясы (кытай ашлары), работник (хезмәткәр), авария (бәрелешү), вывеска (язу), сөйләү манеры (сөйләү рәвеше), реальләшү (гамәлгә ашырылу), гений (даһи), подполье (яшерен оешма), сапоги (итек) һ.б.
Мисаллардан күренгәнчә, телебездә урынсыз кулланылган рус сүзләре һәм Европа телләреннән кергән сүзләр шактый зур урын алып тора. Бу күренеш туган телебезнең сафлыгына зыян китерә.
Бүгенге көндә халык телендә инде күптән кулланылып килгән һәм үз сүзләребез кебек үк үзләштерелгән рус алынма сүзләрен һәм интернациональ сүзләрне, кайчакта хәтта татарларның үз сүзләрен дә, иске татар әдәбияты телендә гамәлдә булып, күптән кулланылыштан чыккан, ягъни искергән гарәп-фарсы сүзләре белән алмаштыру күренеше дә хөкем сөрә. Бу хәл хәзерге тел сәясәтенә, татар-рус икетеллелеге нык җәелгән шартларга туры килми. Халыкка аңлаешсыз гарәп-фарсы алынмаларын тергезергә омтылышның перспективасы юк. Шуңа күрә хәзерге мәгълүмат чараларында андый сүзләрне куллану татарча сөйләм культурасын бозу күренеше булып санала. Каләм ияләре бу фикерне исәпкә алып эш итсен өчен, без бу язмабызда мәгълүмат чараларында һәм кайбер китапларда урынсыз кулланылган аңлаешсыз, искергән гарәп һәм фарсы алынмаларыннан берникадәр мисаллар күрсәтеп китәбез.
Октябрь инкыйлабы (Октябрь революциясе), Татарстан дәүләт шурасы (Татарстан дәүләт советы), мәхкәмә (суд), хөкемдар (судья), фирка (партия), шигарь (лозунг), мәсләк (принцип, ысул), тәгъвим (таблица), талиб (укучы), каһвә (кофе), матбага (типография), истирахәт кылу (рәхәтләнеп ял итү), горбәт (чит җирләр), маддә (статья), фазыйләт (игелек), мәмнүн калу (канәгать булу), низамнәмә (устав), дәфен ителү (күмелү), нәфасәт (эстетика), мәгыйшәт (тереклек, яшәү), гамилият (эш), нәзари (теоретик), тутыя (цинк), дәрелфөнүн (университет), сәрнамә (адрес), мәэмүр (чиновник), мөддәд (вакыт, срок), рәһиб (курку?), мөхлис (чын?), фәһем (аң), әгълә (дәрәҗәле, яхшы), тәкъдир итү (бәя бирү), фалиҗ (паралич), кыйтга (континент), мөддәт (вакыт, срок), рәһиб (курку), мөхлис (чын?), фәһем (аң), әгълә (дәрәҗәле, яхшы), тәкъдир итү (бәя бирү), фалиҗ (паралич), кыйтга (континент) һ.б.
Халыкка аңлашылмый торган элекке гарәп-фарсы алынмаларын хәзерге телгә кертеп маташучы каләм ияләре бу гамәлләре белән туган телебезне баетабыз, дип уйлыйлар, күрәсең. Бу артык һәм хәтта зыянлы эш кенә. Телебезне, саклап үстерү өчен, барыннан да бигрәк аның үзенең бай сүзлек хәзинәсен дөрес һәм иркен кулланырга кирәк.
Әле әйтелгәннәр уңаеннан моннан элегрәк механизатор Марат Абдуллинның “Татарстан яшьләре” газетасында басылып чыккан мәкаләсеннән бер-ике өзек китерү урынлы булыр: “Үзгәртеп корулар башлангач, телне дә бетерергә тотындылар. Бу урыс сүзе яки башка милләт сүзе дип, аның “чын татарчасын” эзләү китте, бу сүзне ничек итеп языйк дип бәхәсләр куертылды. Нәтиҗәдә, кеше аңламаслык язмалар чыга башлады, күнегелгән сүзләр урынына икенче сүзләр килде. Бу исә халыкның вакытлы матбугат белән кызыксынуын азмы-күпме киметә төште. Миндә Башкортстанда чыккан татарча, башкортча газеталар бар. Алар бездәгечә эшләмиләр, элекке сүзләргә бик кагылмыйлар. Мисал өчен бездә сәркәтип, басмаханә, санак һ.б., ә башкортта — секретарь, типография, компьютер һ.б. Тел сакланып калсын, куллансыннар дисәк, аны кеше аңламаслык хәлгә китермәскә кирәк. Кулланылып килгән терминнар, ясалма сүзләр элеккечә калсын. Менә мондый җөмләләрдән торган язмадан нәрсә аңлап булыр икән? “Баш очыннан гына боралак үтеп китте. Көн болытлый башлады, ә кулчатырны алырга искә дә килмәгән. Басмаханәдә санак янында озак утырып, баш тәмам йончыган. Җитмәсә, сәнәгать бүлеге мөдире дә ялда, аның өчен дә эшлисе бар. Иртәгә мәхкәмә утырышында да катнашасы булыр.
Субъект, инстанция, кандидатура, процедура, проблема, вертикаль, легитим, инициатива, федерация, брифинг, рейтинг кебек безнеке булмаган сүзләрне җиң сызганып татарчалаштыра башласак, нәрсә килеп чыгар?”.
Соңгы елларда мәгълүмат чараларында һәм кайбер башка материалларда рус алынмаларының һәм халыкара сүзләрнең (интернациона- лизмнарның) чыганак телдәгечә әйтелеш һәм язылыш формаларын үзгәртергә омтылу — “татарчалаштыру” тенденциясе хөкем сөрә.
Татар теле фәнендә күренекле тел галимнәре тарафыннан алынма сүзләрнең әдәби телдә кулланылуына карата төптән уйланылган әһәмиятле принциплар, кагыйдәләр төзелгән. Аларның берсе шуннан гыйбарәт: узган гасырның 20-30 нчы елларына кадәр кабул ителгән рус сүзләре һәм интернационализмнар сөйләм телендә үзләштерелгәнчә әйтелә һәм языла (эскәтер, камыт, буразна, өстәл һ.б.), телебезгә соңрак чорда кергәннәре исә, нигездә, чыганак телдәге әйтелеш һәм язылыш формаларында кулланыла. Бу принцип телебездә күп дистә еллар буена сакланып килде, һәм аны үзгәртергә омтылу хәзерге чорның хосусиятенә туры килми.
Икетеллелек шартларында республикабызда яшәүчеләр өчен, уртак сүзләрнең татарча әйтелешен һәм язылышын махсус үзгәртеп, рус һәм татар телләренең гомуми лексикалары арасында ясалма рәвештә аерма китереп чыгару телләрне өйрәнүдә һәм алардан файдалануда уңайсызлык, буталчыклык китереп чыгара. Шуңа күрә телебез лексикасында мондый реформа үткәрергә маташуның кирәге юк.
Ләкин хәзер татар телен куллануда гомумән, шул исәптән сүзләрне язуда башбаштаклык күренеше хөкем сөрә: кайбер каләм ияләре тел фәнендә күрсәтелгән кагыйдәләр белән исәпләшмичә яки аларны белмичә, күп сүзләрне үзләре теләгәнчә язалар, телне куллануда анархия булырга тиеш түгел дигән принципны санга сукмыйлар. Менә соңгы елларда шундый затлар инициативасы белән бозып язылып, кайбер кечкенә форматлы хосусый газеталарда ялгыш бастырыла торган алынма сүзләрнең кайберләре: тауар (товар), кәнфит (конфет), йогырт (йогурт), шөкалат (шоколад), кәтлит (котлет), кәнияк (коньяк), керәчен (керосин), кәмфәрә (камфора), кәрт (карта), эскрипкә (скрипка), гитар (гитара),курткы (куртка), тиливизор (телевизор), ышкаф (шкаф), кина (кино), кампитр (компьютер), крәстиән (крестьян), урыс (рус), әлиминт (алимент), мангул (монгол), сәвит (совет), әртис (артист), педагогия (педагогика), гәзит (газета), Әмрикә (Америка), нимес (немец), плүс (плюс), җәгърәфия (география), фәйләсүф (философ), дискәтүк (дискотека), кантруль (конроль), синтәбер (сентябрь), дикәбер (декабрь), наябер (ноябрь), аугуст (август), кила (кило), градыс (градус), сәләр (соляр), гөрәл (горилла), кәнсирләнгән әнәнас (консервланган ананас), маяниз (майонез), памидур (помидор), ыстакан (стакан), әчтерхан чикләвеге (Әстерхан чикләвеге), почты (почта), кәчтрүл (кастрюль), мәкәл (мәкаль), хәким (хаким), шулкәдәр (шулкадәр), үә (вә), хәтирә (хатирә), кәһәр (каһәр), мәшәкәт (мәшәкать), шәфкәтсез (шәфкатьсез), җинәят (җинаять), шәйтан (шайтан) кәфер (кафер, кяфер), хәҗәт (хаҗәт), һәләкәт (һәлакәт), кәдерле (кадерле), иләһи (илаһи), шәфкәт (шәфкать), тәбигый (табигый), һәләл (хәләл), тәләп итү (таләп итү), сәләмәтлек (сәламәтлек), кәнәфер (канәфер), хәләт (халәт), кәләм (каләм), бәлигъ (балигъ), мәтди (матди), иҗадый (иҗади), кәнәгатьсезлек (канәгатьсезлек), хәйван (хайван), хәүфле (хавефле), мөләем (мөлаем), тарихый (тарихи), шәһәдәт (шаһәдәт), кәдерле (кадерле), Кәмил (Камил), Сәмгуллин (Сәмигуллин), Вәһит Галиәкпәрев (Вахит Галиәкбәров),мәгълүмәт (мәгълүмат), фәрмән (фәрман), идәрә (идарә), кәдимче (кадимче), җәһүт (яһүд), җәрәһәт (җәрәхәт), сүрәт (сурәт), мәсәлә (мәсьәлә), шәфкәт (шәфкать), кәбер (кабер), ниһәят (ниһаять), фиркә (фирка), әдәм (адәм), хәстә (хаста), ашхәнә (ашханә), бәлә (бәла), Зәһитева (Заһитова), Җәмәшев (Ямашев), Газизев (Газизов) һ.б.
Телебезнең сүзлек составына, дөрес язылыш (орфография) кагыйдәләренә мондый “реформа ясау” акылга муафыйк гамәл түгел, әлбәттә.
Фото: пиксабай
Академик Рузәл ЮСУПОВ |
Иң күп укылган
|