|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2022 Язмыш
"Елак бала карап арыдым. Ирем аерылышу турында гына әйтмәсен дип куркып яшим..."Кияүгә 18 яшем тулуга чыктым. Мәктәп тәмамлаган елны апаларга кунакка килгән идем. Авылда эшләп үскән кыз буларак, кул кушырып утыра алмыйм. Апа белән җизни эштә вакытта өйләрен ялт иттереп җыештырып куям, ашарга әзерлим. Боларны апаның үкчәле түфлиләрен киеп эшлим — яшь чагым бит, миңа шулай кызык. Тик астагы катта яшәүчеләргә бер дә кызык булмаган, берничә көннән, түземлекләре төкәнгәч, ишеккә звонок бирделәр. Хәят апа, мине күргәч, бик гаҗәпләнде. Апаның шундый яшь сеңлесе бар дип аның башына да килмәгән. Әни мине 45 яшендә тапкан шул. Аннан Хәят апа аякларыма карады да, көлеп җибәреп: “Акыллым, бу түфлиләрне сал инде син, алайса башымда тукран утырган кебек”, — диде. Икенче көнне ул мине үзләренә кунакка дәште. Аларныкы кебек фатирны киноларда гына күргәнем бар иде. “Зиннәтле” дигән сүзнең мәгънәсен Хәят апалар өендәге картиналарны күргәч, алардагы канәфиләргә утырып карагач аңладым. Хәят апаның миннән 15 яшькә олы улы бар икән. Менә шуңа димләделәр мине. Апам да: “Ризалаш, балда-майда йөзәрсең”, — диде. Шулай итеп, һич уйламаганда, Казан килене булдым да куйдым. Каенанам мине ипләп кенә һәр нәрсәгә өйрәтте: ничек киенергә, табын янында, чит кешеләр янында үземне ничек тотарга. Бик яратты ул мине. Үзем дә аңа өзелеп “әни” дип кенә тордым. Әле аның ярдәме белән бер вузда түләп укып, югары белем алдым. Тик каенанамның гомере генә кыска булды, мин балага узганымны белгән айда аны мәңгелек йортына озаттык. “Әни оныгы туасын белмичә дә китеп барды”, — дип еладым да еладым. Әллә шуңамы икән, кызым елак булды. Кулдан төшмәде диярлек. Өстәге катта гына яшәүче апам ярдәм итәргә күпме теләсә дә, ирем риза булмады.
Елак бала карап арыдым. Җитмәсә соңгы вакытта юанаеп та киткән идем, шуңа күрә көзгегә карарга да курка башладым. Бу кыяфәтем иремә дә ошамады. “Ничек инде шулкадәр үзгәреп була?” — дип, йөзен җыерды. Элек өйгә Зөлфәт исемле хезмәттәшен алып кайтып, сыра эчеп, сөйләшеп утыралар иде. Аны инде күптән күргән юк, ирем мине аңа күрсәтергә ояла бугай. Дустының соңгы килүендә халаттан идем. Кич белән ирем: “Аннан бүлтәйгәнсең, моннан бүлтәйгәнсең, кем өйдә шулай киенеп йөри инде?” — дип сүкте. Ул көннән-көн үзгәрде, дорфаланды. Мәхәббәт булмагач, шулай инде: без бит бер-беребезгә гашыйк булып өйләнешмәдек. Инде ирем аерылышу турында гына әйтмәсен дип куркып яшим...
Сәрия.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|